Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз – җавап бирәбез. Белдерү кәгазе алмаган очракта нишләргә?

– Салым түләү кирәклеге турында белдерү кәгазе алмаган очракта нишләргә?

– Салым түләү кәгазьләре түбәндәге очракларда почта аша җибәрелми: объект хуҗасын тулысынча салым түләүдән азат итүче салым ташламалары, салым вычеты, башка сәбәпләр булганда; салым кәгазендә күрсәтелүче салым бурычлары 100 сумнан артмаса; салым түләүче Россия Федераль салым хезмәтенең интернет-сервисыннан файдаланса һәм салым документларын кәгазьдә алу турында хәбәр итмәсә. Башка очракларда салым кәгазен алмасагыз, салым инспекциясенә яисә “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” интернет-сервисы аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Салым кәгазьләрен беркайчан да алмаган һәм салым ташламалары турында хәбәр итмәгән күчемсез милек яисә транспорт чаралары хуҗалары бу объектлар турында салым органына хәбәр итәргә бурычлы.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X