Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз - җавап бирәбез: туйдыручысын югалту буенча пенсия кемгә билгеләнә?

Закон нигезендә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләр бала белән туганлык фактына нигезләнгән барлык хокукларны югалта. Шул исәптән баладан тәрбия-карау алуга хокукны һәм балалы гаиләләр өчен булган ташламалардан файдалану хокукын да.

Пенсиягә чыкканда да бала өчен булган хокуклары исәпкә алынмый. Аерым алганда, инвалид бала, биш бала тәрбияләп үстергән өчен вакытыннан алда пенсиягә чыга алмыйлар. Мондый ата-аналарга туйдыручысын югалткан өчен пенсия билгеләнми, алар балага билгеләнгән пенсияне алу хокукын да югалта, гәрчә гаилә турындагы законнар нигезендә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү ата-ананы баланы тәрбияләү бурычыннан азат итми. Шул сәбәпле, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүче үлгән очракта, кайсы балага карата хокуктан мәхрүм ителгән, шул балага туйдыручысын югалту буенча пенсия билгеләнә, дип хәбәр итә район пенсия бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев