Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз - җавап бирәбез: урамда хуҗасыз йөргән малларны ни көтә?

Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә Иске Карамалы авыл җирлегендә яшәүчеләрдән менә шушындый сорау иклеп иреште: "Авылдагы оешмалар янына утыртылган чәчәкләрне авыл мулласының сарыклары кырып бетерде. Нигә моңа чара күрмиләр икән?" (Фәнис Мәүлиев)

Сорауга Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов җавап бирә:

- Авыл җирендә мал-туар, кош-кортның хуҗасыннан башка урамда йөрүе тыела. Мондый тәртипсезлек өчен 3,5 мең сумнан алып, 5 мең сумга кадәр административ җаваплылык каралган. Иске Карамалы авылындагы сарык асраучы барлык хуҗаларга да кисәтү кәгазе тапшырылды. Сарыклар урамда күзәтүчесез йөрмәс, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев