Мослим

Сорагыз – җавап бирәбез: "Товарны сатып бетерү һәм бәясен төшерү. Аерма нәрсәдә?"

Сезне кызыксындырган сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлекчәсе эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге белгече Ләйсән Фокеева җавап бирә.

- Балабыз кибеттән 5 мең сумлык смартфон сатып алган. Сатучыга сату-алу килешүен өзү һәм акчаны кайтарып алу турында мөрәҗәгать иткәч, ул баш тартты. Бала шундый кыйммәтле әйбер сатып алаламы һәм аннан сатучы бер нәрсә дә сорамыймы?

- РФ Гражданлык кодексының (30.11.1994, №51-ФЗ) 28 маддәсе 2 пункты нигезендә 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар мөстәкыйль рәвештә вак көнкүреш килешүләре; нотариуста раслануны яисә дәүләт теркәве таләп ителмәгән, түләүсез файда алуга юнәлтелгән килешүләр; билгеле максатлар яисә ирекле куллану өчен законлы вәкил яисә аның ризалыгы белән өченче зат тарафыннан бирелгән средстволардан файдалану буенча килешүләр башкарырга хокуклы. Азык-төлек, китаплар, дәфтәрләр, канцелярия кирәк-яраклары, парфюмерия товарлары алу, кием, аяк киеме ремонтлау һ. б. көнкүреш килешүләренә керә. Характеры буенча аларның балигъ булмаган баланың яшенә туры килүе шарт. Бәяләре дә чагыштырмача зур булмаска тиеш.

- Сатып бетерү (распродажа) һәм бәясен төшерү (уценка) арасында аерма бармы?

- Сатып бетерү (распродажа) - товарның бәясен төшереп сату. Аның максаты - склад һәм сәүдә мәйданнарын яңа товар өчен бушату. Бәя төшерү (уценка) товарда берәр кимчелек булганда ясала. Бу хакта мәгълүмат сатып алучыга телдән һәм язмача (товарның ярлыгында, товар чегында яисә башка ысул белән) тулы күләмдә җиткерелергә тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: