Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз - җавап бирәбез: Товар һәм гарантия вакыты

Сезне кызыксындырган сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге баш белгече Назыйф Гыйзетдинов җавап бирә.

- Телевизор сатып алган идем. Гарантия вакыты үткәнче үк ватылды. Сатучы товарның бәясен кайтарып бирергә булды. Әмма бүген андый телевизорлар кыйммәтрәк тора. Сатучы миңа нинди сумма кайтарырга тиеш?
- "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 24 маддәсе 4 пункты нигезендә сыйфатсыз товарны кайтарганда, кулланучы килешүдә билгеләнгән бәя белән таләпне ирекле рәвештә канәгатьләндерү вакытына (яисә суд карары чыгарылган вакытка) булган бәя арасындагы аерманы түләүне таләп итәргә хокуклы.
- Заказ белән мебель ясаткан идек. Гарантия вакыты үтте, ә кимчелекләр хәзер генә күренә башлады. Аерым алганда, шкаф-купеның фасады яргаланды. Сатучыга сыйфат буенча таләп куя алабызмы?
- "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 29 маддәсе 5 пункты нигезендә гарантия вакыты ике елдан ким булып, җитешсезлекләр гарантия вакыты үткәч кенә, әмма ике ел дәвамында, ачыкланган очракта, сатып алучы җитешсезлекне бушлай бетерүне, бәянең киметелүен, шундый ук сыйфаттагы охшаш материалдан башка әйберне бушлай ясап бирүне яисә, җитешсезлекләр эшне кабул иткәнче яки ул вакытка кадәр булган сәбәпләр белән килеп чыгуын дәлилли алса, эшне кабат башкаруны таләп итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев