Мөслим-информ

Сорагыз - җавап бирәбез: Ташлыяр авылында ни өчен су юк?

Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә Ташлыяр авылы халкы менә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте: "Ташлыяр авылында атнадан артык су юк. Түбән очка су тамчылап булса да килә, диләр. Авылда карт-коры күп, инвалидлар да бар. Су кайчан булыр микән?"

Авыл халкының соравына Тойгелде авыл җирлеге башлыгы Дамир Минһаҗев җавап бирә:

- Ташлыяр авылының су бирү насосы тулысынча таралган. Яңа насос кайтарту өчен Мәскәүгә акча күчерелде. Пәнҗешәмбегә насос кайтып җитәчәк. Шушы атнада су биреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: