Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз – җавап бирәбез: сыйфатсыз телефонга экспертиза үткәрү кирәкме?

Сыйфатсыз телефонны кайтарганда, сатучы иң элек сыйфатын тикшерү кирәклеген, ә инде кимчелек килеп чыгу турында бәхәс туган очракта экспертиза кирәк булачагы турында әйтте. Әлеге процедураларның аермасы нәрсәдә һәм аларны үткәрү шарты нинди? Кулланучылар хокуклары яклау өлкәсендә укучыбызны кызыксындырган сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Назыйф...

Сыйфатсыз телефонны кайтарганда, сатучы иң элек сыйфатын тикшерү кирәклеген, ә инде кимчелек килеп чыгу турында бәхәс туган очракта экспертиза кирәк булачагы турында әйтте. Әлеге процедураларның аермасы нәрсәдә һәм аларны үткәрү шарты нинди? Кулланучылар хокуклары яклау өлкәсендә укучыбызны кызыксындырган сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Назыйф Гыйзетдинов җавап бирә:

- "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе законында (№ 2300-1, 07.02.1992) билгеләнгәнчә, товарның кимчелеге булганда, аның сыйфатын тикшерү һәм экспертиза үткәрелергә мөмкин.

Кулланучы кимчелекле товар белән мөрәҗәгать иткәндә, сатучы сыйфатны тикшерергә хокуклы. Бу кимчелекнең булуын, аның барлыкка килү сәбәбен һәм характерын (производствоныкымы яисә кулланучы гаебе беләнме) билгеләргә мөмкинлек бирә. Сыйфатны сатучы үз көче (сәүдә оешмасының штаттагы хезмәткәрләре) яисә белгечләр чакырып (мәсәлән, сервис үзәгеннән) үткәрә ала. Кайбер очракта сатучылар, сыйфатны бары тик авторлашкан сервис үзәкләре генә үткәрә ала, ди. Бу - дөрес түгел, чөнки закон буенча һәм җитештерүче белән килешү нигезендә андый үзәкләр бары тик ремонт белән генә шөгыльләнә. Тикшерүне кирәкле өлкәдә белгеч булган һәркем үткәрә ала. Сайлап алу хокукына бары тик сатучы гына ия.

Экспертиза үткәрү түбәндәге шартлар булган очракта максатка яраклы: сатучы товарның сыйфатына тикшерү үткәргән инде, сатып алучы кимчелекнең сәбәпләре белән риза түгел, сатып алучы экспертиза үткәрүне таләп итә. Санап үтелгән шартларның берсе генә булмаган очракта да экспертиза үткәрү өчен нигез юк, чөнки ул сатучы белән кулланучы арасында кимчелекнең килеп чыгуы сәбәбе турындагы бәхәснехәл итү өчен үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X