Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз - җавап бирәбез: мөслимлеләрнең сорауларына районара салым инспекциясе белгечләре ачыклык кертә

Салымга кагылышлы иң еш бирелүче сорауларга Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәссахетдинов җавап бирә.

- Милек салымнары буенча бурыч турында каян белергә мөмкин?

- Милек салымы буенча бурычны берничә төрле юл белән белергә мөмкин:

- Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" ннан (www.nalog.ru);

- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (www.gosuslugi.ru);

- www.fssprus.ru суд приставлары федераль хезмәтенең башкару производствосы мәгълүматлары банкында мәгълүмат эзләү;

- салым органына мөрәҗәгать итү;

- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итү.

- Башка кеше өчен салым түләгәндә, түләү кәгазен ничек дөрес тутырырга?

- Түләү дөрес барып җитсен өчен, Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы билгеләгән таләпләр үтәлергә тиеш. Башка кеше өчен салым түләгәндә, түләү кәгазьләрендә салым түләргә тиешле затның ИНН һәм КПП реквизитлары күрсәтелергә тиеш. "Түләүче" графасында акча түләгән кешенең исеме күрсәтелә. Түләүченең һәм салым түләргә тиешле затның статуслары бер төрле булырга тиеш. "Түләү билгеләнеше (назначение)" графасында беренче булып акча түләүче затның ИНН һәм КПП мәгълүматлары күрсәтелә, аннан салым түләргә тиешле затның мәгълүматлары бирелә.

- Шәхси эшмәкәр, адвокат, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариус булмаган физик затка салым органына исәпкә басу таныклыгын ничек алырга?

- Салым органына исәпкә басу таныклыгын алу өчен физик затларга хезмәт күрсәтүче салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шәхси эшмәкәр булмаган затларга яшәү урынындагы салым органына шәхесне раслаучы һәм яшәү урынында теркәү турында документ алып килергә кирәк. Мөрәҗәгать итүче салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрында теркәлгән булса, аңа гариза кергән көннән алып 5 эш көне эчендә Россиянең Федераль салым хезмәте билгеләгән формада таныклык бирелергә тиеш. Салым органына исәпкә басу өчен гаризаны салым инспекциясенә килеп, почта аша җибәреп яки www.nalog.ru сайтында "Физик затны исәпкә алу өчен гариза тапшыру" сервисы ярдәмендә тапшырырга була. Гаризаны алу турында уведомление белән почта аша җибәргәндә, шәхесне раслаучы һәм яшәү урынында теркәү турында документларның тиешле тәртиптә расланган күчермәләрен дә салырга була.

- Машинасы урланган кеше транспорт салымын түләмәү өчен эчке эшләр бүлегеннән транспортның урлануы турында белешмә бирергә тиешме?

- РФ Салым кодексы урланган транспорт хуҗаларын салым органына урлау фактын дәлилли торган документ бирүне мәҗбүр итми. Машина хуҗасының эчке эшләр бүлегеннән белешмәсез генә салым органына транспортның урлануы һәм салым түләүдән азат итүне сорап язган гаризасы нигезендә, салым инспекциясе вәкаләтле органга әлеге фактны раслау һәм салым объектын эзләү вакыты турында мәгълүмат алу өчен үзе запрос җибәрә.

- Элек кибете өчен милек салымыннан азат ителгән эшмәкәр хәзер салым уведомлениесе нигезендә салымны түләргә тиешме?

- 2014 нче елның 29 ноябрендә кабул ителгән 382 санлы Федераль закон нигезендә 2015 елдан шәхси эшмәкәрләрнең аерым күчемсез милек объектларының милек салымына булган ташламалары бетерелде. Әлеге закон РФ Салым кодексының 378.2 маддәсендә каралган мөнәсәбәтләрне җайга сала. Объектларның кадастр бәясе тәгаенләнеп, алар һәр РФ субъекты башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы төзегән исемлектә теркәлергә тиеш. Кибет, югарыда әйтелгән исемлеккә кергән бинада урнашкан булса, эшмәкәр физик затларның милек салымын салым уведомлениесе нигезендә түли.

- Салым уведомлениесендә саналган салым күләме белән Федераль салым хезмәте сайтындагы "Салым калькуляторы" күрсәткән бәя аерылырга мөмкинме?

- Федераль салым хезмәте сайтының"Салым калькуляторы - кадастр бәясенә карап физик затларның җир һәм милек салымнары" интернет-сервисына объектның кадастр номерын керткәндә салым исәпләү Росреестрның шул көндәге базаларына карап санала.

РФ субъектында агымдагы елда күчемсез милек объектларының дәүләт кадастр бәясен санауда яңа нәтиҗәләр расланса, алдагы еллар өчен кадастр бәясе үзгәрә. Бу үзенчәлекне исәпкә алып, "Салым калькуляторы"нда сайланган датага кадастр бәясен кулдан язу мөмкинлеге дә бар. Кадастр бәясе буенча салымны "Калькулятор" ярдәмендә санаганда, объектның инвентарь бәясеннән чыгып исәпләнгән салым суммасын да исәпкә алырга кирәк. Тулырак www.nalog.ru Федераль салым хезмәте сайтында белергә мөмкин.

- Җирле үзидарә органы тарафыннан физик затларның милек салымы ставкасы киметелгән очракта, салым органы салымны яңадан исәпләп, яңа салым уведомлениесе җибәрәме?

- Салым түләүченең хәлен җиңеләйтүче әлеге шартлар элекке салым дәверендә түләнгән салымны кире санау өчен дә нигез булып тора. Шәхси кабинет сервисыннан файдаланучылар өчен салымның төзәтелгән саны шәхси кабинетта урнаштырыла. Яңа салым уведомлениесе алу өчен яшәү урыны буенча яки күчемсез милек объекты урнашу урынындагы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Салым органнарының чираттагы массакүләм рәвештә документлар җибәрү кампаниясе вакытында салым йөкләмәләрен кире санау нәтиҗәләре уведомлениеләрдә күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев