Мөслим-информ

Сорагыз - җавап бирәбез: "Кредит түләү авыр булса, нишләргә?"

Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә Мөслимннән Миңсылу Галиева болай дип сорау юллый: "Узган ел бер банктан кредит алган идем. Проценты бик зур, түләргә авыр. Икенче кредитым да бар. Еллык проценты азрак булган кредит алып, булган кредитларымның айлык түләвен киметә аламмы? Бу очракта кайсы банкка мөрәҗәгать итәргә була?"

Әлеге сорауга "Россельхозбанк" ачык акционерлык җәмгыятенең Татарстан филиалы Мөслимдәге офисы җитәкчесе Владислав Харитонов җавап бирде:

- Әлбәттә, киметә аласыз. Хәзер "Кулланучы кредитын рефинанслау" исемле программа бар. Аның нигезендә безнең Россия авыл хуҗалыгы банкы ("Россельхозбанк") Сезнең кредитны капларга 12,9 дан алып, 15кә кадәр еллык процент белән кредит бирә ала. Бу исә Сезгә кредитлар буенча айлык түләүне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Процент ставкасы түбән булу сәбәпле, артык түләнгән сумма да зур булмый. Мондый кредит биш елга кадәр бирелә. Башка банклар белән чагыштырганда рефинанслау программасы буенча "Россельхозбанк"ның процент ставкалары конкурентлыкка сәләтле. Бу атнадан безнең банкта кредитларның еллык процентлары тагын бергә кимеде. Тулырак мәгълүматны 2-49-23, 2-49-13 телефоннары аша белгечләребездән алырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: