Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз – җавап бирәбез: "Иждивенец өчен өстәмә түләү буламы?"

Матубгат үзәгенең кайнар линиясенә түбәндәге эчтәлектәге сорау килеп ирешкән иде: - Кызым - гомуми авыру буенча беренче төркем инвалид. Ул юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп имгәнгән иде. Әлеге хәл аңа 18 яшь тулып узгач булды. Кызым, эшкә сәләтен югалту сәбәпле, минем иждивенец өчен өстәмә түләү алуга хокукым бармы? Мөршидә Галиева.

Мөслим.

Газета укучыбызның әлеге соравына Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева җавап бирә.

- Бу очракта без "Иминият пенсияләре турында"гы 400-ФЗ санлы Федераль законның (28 декабрь, 2013 ел) 17 маддәсе 3 бүлегенә таянабыз. Әлеге законның 10 маддәсе 2 бүлеге 1,3 һәм 4 пунктларында күрсәтелгән эшкә сәләте булмаган гаилә әгъзаларын тәрбияләүче затларга һәр эшкә сәләтсез кеше өчен (өчтән дә күбрәк түгел) картлык буенча иминият пенсиясенә һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүнең артуы каралган.

Әлеге артуны билгеләү өчен картлык (инвалидлык) буенча иминият пенсиясе алучының иждивениесендә һәм эшкә сәләтсез гаилә әгъзасы булу шарт. Алда әйтелгән маддәнең 2 бүлеге 1 пункты нигезендә 18 яшьтән арткан бала, 18 яше тулганчы инвалид булса, гаиләнең эшкә сәләтсез әгъзасы булып санала. Сезнең кызыгыз 18 яшь тулганнан соң инвалид булган. Димәк, картлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүнең артуына сез өмет итә алмыйсыз, гәрчә бу бала сезнең тәрбиядә булса да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X