Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт ветераннарына нинди ташламалар бар?

Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә хат килде: "Хөрмәтле редакция! Газета битләрендә хезмәт ветераннарына нинди ташламалар каралганны язмассызмы, бу турыда берни белмибез. Сугыш чоры балаларына да берәр ташлама юкмы? Үзара салым түләгәндә хезмәт ветераннарына, бераз гына булса да, ташлама ясалмыймы?" Гөлмәрьям Җәлилова, хезмәт ветераны. Әлеге сорауларга район социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнар...

Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә хат килде:

"Хөрмәтле редакция! Газета битләрендә хезмәт ветераннарына нинди ташламалар каралганны язмассызмы, бу турыда берни белмибез. Сугыш чоры балаларына да берәр ташлама юкмы? Үзара салым түләгәндә хезмәт ветераннарына, бераз гына булса да, ташлама ясалмыймы?"

Гөлмәрьям Җәлилова, хезмәт ветераны.

Әлеге сорауларга район социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнар Фәтхуллина җавап бирә:

- "ТР халыкны адреслы социаль яклау" турындагы 63 санлы законның 5 маддәсе нигезендә, түбәндәге ташламалар каралган: - пенсия "Иминият пенсияләре турында", "РФ хезмәт пенсияләре турында", "РФ пенсия белән дәүләт тәэмин итүе турында" гы Федераль Законнар нигезендә билгеләнгән хезмәт ветераннарының мөрәҗәгать итү вакытына керемнәре 20 мең сумнан артмаса, ай саен акчалата түләү (2017 нче елның 1 гыйнварыннан 488 сум түләнә); - Йорт мәйданының билгеләнгән социаль нормативлары кысаларында, коммуналь түләүләргә 50 % ташлама бирелә. Субсидия торак фондының милек формасына карамастан түләнә. Йорт үзәк җылыту системаларына тоташтырылмаган булса, ягулык, аны алып кайту буенча чыгымнар суммасына шулай ук ташлама каралган. - Даими файдалана торган телефон линиясе өчен абонент түләве, радио, коллектив антенна белән файдалану өчен 50 % ташлама ясау каралган (2017 нче елның 1 гыйнварыннан телефон линиясе өчен 90 сум). - Бушлай теш протезлары ясату (кыйммәтле металлар һәм металлокерамика бәясеннән башка) һәм колак аппаратлары белән тәэмин итү каралган. 2015 нче елнын 5 декабрендэ кабул ителгэн 100 номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендэ, 2015нче елнын 31 декабренэ бу тор ташламалар белэн файдаланучыларга, айлык керемнен 20 меннэн артуы кагылмый. 2016нчы елнын 1 январеннэн морожэгать итуче Хезмэт ветераны статусы булган гражданиннын айлык кереме 20 меннэн артып китсэ, ана бу тор ташламалар каралмый. Сугыш чоры балаларына бүгенге көндә ташламалар юк, закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан әле кабул ителмәгән. Үзара салым мәсьәләсенә килгәндә, 2017 елда үзара салым акчасы 18 яше тулган һәркемнән 1 мең сум күләмендә җыелачак. Ташламалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларга, әфган сугышында һәм Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашучыларга каралган. Алар үзара салым акчасын 500 сум күләмендә түләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев