Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз - җавап бирәбез: хатын-кыз ничә сәгать эшләргә тиеш?

Мөслим авылында яшәүче Ләйсинә Яхина Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә шушындый сорау белән мөрәҗәгать итте: Авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызлар ничә сәгать эшләргә тиеш. Алар өчен эш сәгате бер сәгатькә кыскару гамәлдәме? Шул сорауларга газета аша җавап языгыз әле!

Җавап: РСФСР ның югары Советы тарафыннан 1990 елның 1 ноябрендә кабул ителгән "Авылда бала һәм ананы саклау, хатын-кызларның, гаиләләрнең хәлен яхшырту буенча кичектергесез чаралар" турындагы 298/3-1 санлы карарының 1.3 пункты нигезендә, авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар өчен 36 сәгатьлек эш атнасы билгеләнгән. Шул ук вакытта хезмәт хакы, тулы сәгатьлек эш атнасындагы кебек үк түләнә. Үзегезгә куелган эш графигы белән килешмисез икән, эш урыныгызның профсоюз оешмасына, эш бирүче җитәкчегезгә, хезмәт буенча дәүләт инспекторына, прокуратурага яки судка мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев