Мөслим-информ

Сорагыз - җавап бирәбез: "Директорга тиешме?"

Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә түбәндәге эчтәлектәге сорау килеп иреште: "Атнасына 9 сәгать дәрес бирүче һәм 0,5 ставкага авыл мәктәбе директоры булып эшләүче педагогик эшчәнлек белән бәйле рәвештә картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләүгә хокуклымы?"

Әлеге сорауга Россия Пенсия фондының район бүлеге начальнигы Фәридә Ганиева җавап бирә:

- Әлеге очракта без Вазыйфалар һәм учреждениеләр исемлегенә һәм Эш чорларын исәпләү кагыйдәләренә таянабыз. Әлеге документлар 2002 нче елның 29 октябрендә РФ Хөкүмәтенең 781 санлы карары белән расланган.

Кагыйдәләрнең 4 пунктында күрсәтелгәнчә, әлеге Кагыйдәләрдә билгеләнгән очраклардан тыш, хезмәт хакы ставкасы (вазыйфа оклады) өчен каралган эш вакыты (педагогик яисә укыту йөкләмәсе) нормасы үтәлгән очракта, 2000 нче елның 1 сентябреннән башлап, Исемлектә күрсәтелгән вазыйфаларда һәм учреждениеләрдә эшләү чорын кертү каралган.

Кагыйдәләрнең 8 пункты "а" подпунктында билгеләнгәнчә, картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләүгә хокук бирүче хезмәт стажына, 2000 нче елның 1 сентябреннән башлап, барлык исемдәге гомуми белем бирү мәктәпләре директоры вазыйфасындагы эш керә (781 санлы Исемлекнең "Учреждение исемнәре" бүлегенең 1 пункты), бары тик шул яисә башка балалар учреждениесендә атнага 6 сәгатьтән дә (елга 240 сәгать) ким булмаган күләмдә педагогик эшчәнлек алып барырга кирәк, ә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә (Исемлекнең "Учреждение исемнәре" 10 бүлегенең 1 пункты) - 360 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш. Ягъни Кагыйдәләр нигезендә директор вазыйфасындагы эш тулы ставкага һәм, шуңа өстәп, билгеләнгән күләмдә укыту эше башкарылырга тиеш. Димәк, авыл мәктәбендәге 0,5 ставкага директор вазыйфасындагы эш, 2000 нче елның 1 сентябреннән укыту эшен тиешле күләмдә алып барган очракта да, картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләүгә хокук бирми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: