Мөслим-информ

Сорагыз - җавап бирәбез: чүп тракторы нигә бөтен урамнарга да керми?

Безнең авылга атна саен ял көнне Мөслимнән чүп машинасы килә. Килә, ләкин бөтен урамнарга да кереп тормый. График нигезендә билгеләнгән сәгатькә чүпләрне чыгарып куябыз. Шактый көткәннән соң, кереп китәсең икән - үч иткәндәй шул вакытта машина килә, ләкин кычкыртып нитеп тормый, чүпне алмыйча китеп тә бара. Икенче атнага, билгеле чүп...

Әлеге хатка "Яшелләндерү һәм төзекләндереү" унитар предриятиесенең каты көнкүреш калдыклары участогы начальнигы Илшат Кыяметдинов җавап бирә:

- Предриятие каты көнкүреш калдыкларын график нигезендә чыгара. Һава шартлары начар көннәрдә, бигрәк тә озакка сузылган яңгырлардан соң, кайбер авылларга, кайберләренең аерым урамнарына машина белән керерлек булмый. Авыл җирлеге башлыклары бу хакта халыкны алдан кисәтеп куярга тиеш. Әгәр дә билгеләнгән көнне чүп машинасы авылга керә алмый икән, мөмкинлектән чыгып, чүп җыю машинасын графиктан тыш җибәрү чарасы күрелә. Контроль өчен бөтен машиналарга да видеорегистраторлар көйләнгән. Анда һәр урамга керү-кермәве дә, сигнал бирү-бирмәве дә, чүпләрнең алыну-алынмавы да язылып бара. Быел авылларга илтүче юлларның аерым участокларыннан хәтта яхшы һава шартларында да үтеп булмый. Предриятие белән авыл җирлеге арасында төзелгән килешүнең 2.1 пунктында билгеләнгәнчә, заказчы, ягъни авыл җирлеге башлыгы чүп җыю урынына керү юлының төзеклеген тәэмин итәргә бурычлы. Әгәр дә чүп җыю урынына илтүче юлны ясау мөмкинлеге юк икән, каты көнкүреш калдыклары чүп җыю машинасы керә алган урынга гражданнарның яки авыл җирлегенең үз көче белән китерелергә тиеш. Мисал өчен, узган якшәмбедә график буенча машина Үрәзмәт авылына барырга тиеш иде. Көне буе яңгыр яву сәбәпле, чүп җыюны башка көнгә калдырдык. Сишәмбе иртәнге сәгатьләрдә, авыл җирлеге башлыгы белән сөйләшеп, машина җибәрдек. Ә ул бу хакта алдан халыкка хәбәр итәчәген әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: