Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз - җавап бирәбез: "Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә нинди кредит бирелә?"

Венера Харисова, Мөслим авылы, лицей укытучысы: Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, банклар тарафыннан ашыгыч ихтияҗларны хәл итү өчен кредит алу мөмкинлеге бар дип ишеткән идем. Мин үзем хезмәт хакын "Россельхозбанк" аша алам. Шуңа күрә дә, кредитны әлеге банк аша алу уңайлы булыр иде. "Россельхозбанк"та мондый кредитлар бирелә микән?

Сорауга Россельхозбанк акционерлык җәмгыятенең 6721 санлы өстәмә офисы управляющие Владислав Харитонов җавап бирә:

Бюджет өлкәсендә эшләүче һәм хезмәт хакларын Россельхозбанк аша алучыларга, 750000 сумга кадәр, 23 яшьтән 60 яшькә кадәрле булган гражданнарга, поручительләрсез, 5 елга кредитлар бирелә. Кредитның процент ставкасы бер елга кадәр - 14,5%, биш елга 15,5% тәшкил итә. Кредит алу өчен, паспорт, ИНН, хезмәт кенәгәсенең күчермәсе, снилс белән Россельхозбанкка мөраҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук, безнең банкта пенсионерларга да кредитлар бирү мөмкинлеге бар. Кредитлар поручительсез, 500000 сумга кадәр, 84 айга бирелә. Процентлар бер елга 12,9%, биш елга 15,9%.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев