Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз - җавап бирәбез: " Башлангыч мәктәп һәм балалар бакчалары да сусызлыктан интегә"

Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән шактый күп сораулар килә. Аның чираттагысы Үрәзмәт авылнда яшәүчедән булды.

"Менә бер ай инде Үрәзмәт авылында су юк. Совет урамында гына колонкаларга бераз су килә. Башлангыч мәктәп һәм балалар бакчалары да сусызлыктан интегә. Трассаның берничә урыныннан су саркып ята. Әйтүләренә караганда, насосның да су кудырырлык рәте юк. Безгә нишләргә?"

Үрәзмәт авылы халкы.

Авыл халкының соравына Үрәзмәт авыл җирлеге башлыгы Әлфир Закирҗанов җавап бирә:

- Су торбасы ферма тирәсендә тишелгән. Аны ремонтлау өчен моңа кадәр казыгыч трактор ватык булды. Ул ремонтланып, бүгенге көндә Тат. Бүләр авылында су трассасын ремонтлауга җәлеп ителгән. Бүген-иртәгә Үрәзмәттә эшләячәк. Су насосына килгәндә, аны үзара салым акчасына юнәлтергә ниятлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев