Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз – җавап бирәбез: "Алдан заказ белән кайтартылган товар ошамасы, акчасын кире кайтартырга буламы?"

Сезне кызыксындырган сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлекчәсе эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге белгече Ләйсән Фокеева җавап бирә.

- Кибеттә каталог буенча туй күлмәгенә заказ бирдем. Алдан түләү 100 процент. Күлмәк кайтты. Кибеттә киеп карагач, размеры һәм фасоны туры килмәде. Мин заказ килешүеннән баш тартып, акчамны кире кайтаруларын таләп итә аламмы?

- "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 26.1 маддәсе нигезендә кулланучы товар бирелгәнче аннан теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы, ә товар тапшырылганнан соң - җиде көн дәвамында. Тиешле сыйфаттагы товарны кире кайтару тәртибе һәм вакыты турындагы мәгълүмат китерү вакытында язмача бирелмәгән очракта, кулланучы товардан аны тапшыру вакытыннан алып өч ай дәвамында баш тарта ала (ул товар кыяфәтен һәм куллану сыйфатларын саклаган булырга тиеш). Акча кайтару, бу хакта таләп белдерелгәннән соң, ун көннән дә соңга калмыйча башкарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев