Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Солдатта булган диләр!" фотоконкурсында тавыш бирү бара!

Матбугат үзәге игълан иткән "Солдатта булган диләр!" фотоконкурсы дәвам итә. Бүген тавыш бирүнең икенче көне. Беренче көнгә нәтиҗә ясасак: 24 солдат арасында Радий Җәлилов беренче урында бара. Ул барлыгы 554 тавыш җыйган. Икенче урында - Ринат Исламов. Ринат өчен 551 кеше тавыш биргән. Өченче урында, 191 тавыш җыеп, Данир Мирсалихов.

Тавыш бирү 28 февральгә кадәр дәвам итә. Катнашучылар исемлеге http://www.muslumirc.ru сайтының "Сораштыру" бүлегенә урнаштырылган. Җиңүче исеменә иң күп тавыш җыйган солдат лаек булачак.

Тавыш бирүнең тагын бер үзенчәлеген искәртәсебез килә: солдатлар өчен көн саен кереп үз тавышыңны калдыру зарур. Һәркем үз танышы өчен көн дә кереп тавыш бирә ала. Бу очракта катнашучыларның рейтингта урыны күтәрелә барачак. Нәтиҗә 1 мартта билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев