Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Солдатта булган диләр" фотоконкурсы җиңүчесе Радий армиядән кайтты (ФОТОЛАР)

Бу көннәрдә мөслимлеләр улларын, дус-туганнарын армия хезмәтенә озата. Газиз баласын, көн дә күреп, аралашып йөргән дус-туганын бер елга гел белмәгән җиргә озату - авыр мизгелләр. Мөслимдә яшәүче Җәлиловлар гаиләсе дә моннан бер ел элек, шау-гөр килеп, елап-көлеп улларын армиягә озаткан иде. Вакыт сизелми дә узган. Солдат егет - Радий Җәлилов...

Мөслимлеләр арасында солдатта булган егетләр бик күп. Нәкъ менә Радий турында язуыбыз очраклы түгел. Егетебез апрель-март айларында Матбугат үзәге игълан иткән "Солдатта булган диләр" фотоконкурсында катнашты. 24 райондашыбыз арасында Радийның хәрби хезмәттә төшкән фотосы иң күп тавыш җыйды. Аның өчен барлыгы 7398 кеше (барлык тавыш бирүчеләрнең 36,1 проценты) тавыш бирде. Вәгъдә иткәнебезчә, җиңүче егетне без дә армиядән кайтын туганнары белән бергә каршы алдык.

Морякларның парад киеменнән горур атлап берәү килә. Мөслимнең Кооператив урамы аша узучылар борыла-борыла егетне күзәтә. Сокланып туймаслык. Бер ел дәвамында илебез тынычлыгы өчен сакта торган, әти-әнисен, туганнарын, дусларын, якыннарын күрергә зарыгып кайтан, туган йортның тәмле ашлары, тәбикмәкле чәйләренә сусаган солдатны урам башыннан ук бертөркем халык каршы ала... Очраштылар, кочаклаштылар, күпләр елады, солдат күз яшьләрен күрсәтергә кыймады. Хәзер инде кич утырып сөйләшәсе, әби-бабайларның хәлләрен белешәсе, кече эне-сеңелләргә солдатта булуның мактаулы эш икәнен мисалларда сөйләп аңлатасы.

Миләүшә һәм Ринат Җәлиловлар ике ул тәрбияләп үстергән. Олы уллары Ришат, югары уку йортын тәмамлап, бүген инде мөстәкыйль тормыш алып бара. Ә Радий 9 нчы класстан соң, сәнгать колледжында белем алып, дизайнер белгечлеген үзләштергән. "Әби, мин армиягә барам. Солдатта буласым килә, дип китте улыбыз хезмәткә", - дип сөйли Радийның әбисе Гөлмәрьям Җәлилова. "Аллага шөкер, исән-сау гына әйләнеп кайтты. Безнең нәселдә диңгез флотында хезмәт итүче юк иде әле. Улыбызның мактаулы хезмәте белән горурланабыз", - ди ул. Горурланырлык та! Әле 30 июньдә генә 20 яшен тутырган яшь егет, инде Сирия, Ливия кебек ерак чит илләрдә булып, дүрт диңгез суында йөзәргә өлгергән. "Армиягә барып кайтуыма гел дә үкенмим. Солдат тормышы ир-егетне чыныктыра, кыю, мөстәкыйль булырга өйрәтә", - ди Радий тәэсирләре белән уртаклашып.

Солдат өчен иң мөһиме ашау бит инде. "Кызыл, кара икра, диңгез балыгы, атнага бер плитка шоколад белән сыйлый иделәр", дип көлеп кенә сөйли егет. Диңгездәге давыл вакытына да эләккәннәре булган. "Берсендә ике атна диңгез дулады. Ул вакытта ашау кайгысы да булмады", - ди ул.

Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Җәлиловлар гаиләсе, гомумән, тыйнак, ипле, итагатьле, дус-тату булулары белән таң калдырды. Бүген Радий югары уку йортына керү турында хыяллана. Радийның киләчәге якты булачагына шик юк. Чибәрлеге белән үзенә гашыйк итүче, ипле, әдәпле сөйләшүе белән үзенә тартып торучы егет бик зур үрләр яулар!

Алеся Абдуллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев