Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Солдатлар арасында иң популяр саналган частьләр билгеле булды — исемлек

"Аларга эләгү өчен, сәламәтлек нык булу һәм махсус әзерлек кирәк", - ди ТР Хәрби комиссары.

Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылуга яраклы 19 меңләп кеше бар. Шуларның 4 меңгә якыны быел язгы чакырылыш вакытында армиягә алыначак. Аларның 41,7 проценты - Коры җир гаскәрләрендә, 12,9 проценты - Һава-космик көчләрдә, 11 проценты - РФ Илкүләм гвардия гаскәрләрендә, 7,6 проценты - Хәрби диңгез флотында, 4,1 проценты - Һава десанты гаскәрләрендә, 3,7 проценты - Россия Оборона министрлыгының баш идарәсендә, 2,2 проценты - Радиоактив, химик һәм биологик саклау гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында ТР хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, язгы чакырылыш вакытында хәрби хезмәткә алынучыларның 70 проценты югары һәм урта һөнәри белемле булачак.

"Хәрби хезмәткә алынучылар арасында Һава десанты гаскәрләре һәм Оборона министрлыгының баш идарәсе частьләре популяр булып кала бирә. Әлеге частьләргә, беренче чиратта, сәламәтлеге нык булган, парашют яки тау әзерлеге узган яшьләр җибәреләчәк. Моннан тыш диңгез флотында хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр күп", - диде Сергей Погодин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама