Мөслим-информ

Солдат хатларында – сагыну хисләре

Бөек Ватан сугышы турында бик күп тарихи материаллардан белеп була. Алар арасында солдат хатлары аерым урын алып тора.

Безнең Мари Бүләр мәктәбе туган якны өйрәнү музеенда авылдашыбыз Дәүләтшин Дәүләкән Дәүләтбай улының фронттан язган унсигез хаты саклана. Аларның һәрберсен җентекләп өйрәнгәннән соң, Дәүләкән абый турында бик күп мәгълүмат тупладык.
Авылда колхоз оештыруда башлап йөрүче Дәүләтбай абый белән Солбикә апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. Музейда сакланган аттестатыннан күренгәнчә, Мари Бүләр мәктәбен 4-5 билгеләренә тәмамлап, Башкортостанның Николо-Берёзово поселогында урнашкан укытучылар әзерли торган училищега юл ала. Яшәргә акча җитмәү сәбәпле, 2 курста укуны ташлап, Мөслимдәге Саклык банкына эшкә урнаша. Бер хатында Минлихан энесенә, сугыштан соң кирәге чыгар дип, хезмәт кенәгәсен сакларга кушып яза. Бу кенәгә бүген дә музеебызда бер ядкарь булып саклана.
Дәүләкән абый сугышка 1942 елның апрелендә китә. Беренче хатын Яр Чаллы пристаненнан язган. Сугышчан юлы кыска булуга карамастан, аңа бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Сугышчан дусларын югалту, ачлык, Воронеждан Сталинградка 500 километрдан артык юлны җәяү үтү, яралану, госпитальдә яту – шуларның берничәсе генә. 
Хатларда сугышта катнашкан якташларының да исемнәрен табарга була. Симәктән Инсаф Миндаев (исем-фамилияләр хатта язылганча китерелә), Торыштан Назип Дәүләтов, Яңа Сәеттән Хатип Садриев, Гаян Ваянов белән очрашырга туры килгән аңа. Инсаф Миндаевның әсирлеккә эләгүен дә үз күзе белән күргән.
Дәүләкән – бик туган җанлы егет. Һәрбер хатында кадерле әнисен, әбисен, Минлихан, Гөлбикә, Гөлгенә, Минлигәрәй, Минлибай апай-сеңелләрен искә ала. Хатларда, аларны кайгыртып, ипине сак тотарга куша, акча салуы турында яза, райсоветка барып, пособиегә гариза язарга кирәклеген искәртә. Бу вакытта яу кырында булган әтисенең кайсы фронтта сугышуын белергә тели. Әтиләренә исән-имин авылга кайтырга насыйп булса да, Минлихан энесе сугыш кырларында мәңгегә ятып кала. Аның да фронттан килгән бер хаты музеебызда саклана.
Хатлардан Дәүләкән абыйның туган авылыбызны бик тә яратканы, сагынганы сизелә. “Эх, урам буйлап бер узарга иде”, “Кайтып, кайнар ботка, тәбикмәк ашарга иде”, “Авылны сагындым. Урманга барып сандугач сайравын тыңларга иде. Бер генә көнгә булса да кайтырга иде” дигән хат юллары күңелдә сагыш уята. Авылдашларын сагынып, аларга исемләп юлланган сәламнәр Дәүләкән абый турында яхшы уйлар гына тудыра.
Исән булса, Дәүләкән абыйдан бик яхшы укытучы чыгар иде. Хатлар мари, татар телләрендә бер хатасыз һәм бик пөхтә итеп язылган. Кечкенә генә кәгазь кисәкләренә язылуга карамастан, хатларны әле дә укып була. Аларда язылып бетмәгән хисләрне, сагышны шигырь юллары тулыландыра.
Китәрмен дә, 
             онытырлар дип,
Юкка, йөрәк, янасың.
Газиз аналар сагыныр
Үзе үстергән баласын.
***
Кара сачым агарса да,
Онытмам илләремне.
***
Умру я, умру я,
И похоронят меня.
И родные не узнают,
Где могилка моя.
Хатларны музейга Гөлбикә апа тапшырган. Аның сүзләре буенча, Дәүләкән абый туганнарыннан бер хат та алмаган. Бу турыда хаттан өзекләр дә дәлилли. “Нигә, әнкәй, хат язмыйсыз?”, “Бу хатны Миндаев Инсаф хатына кыстырып җибәрәм, шуннан соң миңа хат язарсыз дип уйлыйм”, “Авыл советына хат язамдыр инде. Сездән бер хат та алганым юк”.
Өлкән сержант, миномётчы Дәүләтшин Дәүләкән Дәүләтбай улы 1943нче елның 17 гыйнварында батырларча һәлак була. Воронеж өлкәсенең Маслов Лог авылы янында җирләнә. Соңгы хаты да шушы ук елның 10 гыйнварында язылган.
Зинаида Мандиярова,
Мари Бүләр мәктәбенең туган якны өйрәнү музее җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: