Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Солдат хатлары

Аларда – кеше язмышла­ры, ил тормышы. Якыннар белән бәйләп торучы бердәнбер чара булган хатлардагы һәр сүз, һәр җөмлә васыять кебек яңгырый.

Мөслим туган якны өйрәнү му­зеена Симәк авылында яшәүче Икълимә апа Сәлимова әнисе сан­дыгында сакланган солдат хатла­рын тапшырган. Хатларның авто­ры – Иске Сәет авылында яшәгән Хәйдәрхан Хәертдинов 1943 елның гыйнварында сугышка алынган. Шул ук елның августында хәбәрсез югалган. Аның Ростов өлкәсендә җирләнүе берничә ел элек ачыклан­ган.

Сагынычлы сәлам хаты.

26/VII-43

Сезки туган Сәет авылында яшәүче кадерле булган әниемә. Без­ки Армия сафында хезмәт итүче улың яза. Бер күрергә зар булып то­рып, сагынычлы сәламнәремне оза­тамын. Ярый, кыскача сәлам тәмам. Сау-таза яшәвегезне теләп калам. Үземнең хәлгә килгәндә, үзем бер көенә генә яшим әле һәм сезне дә барчагыз да бергә сау-таза яшиләр дип беләм. Без әле һаман бер урын­да яшибез, Ижевск лагеренда. Хәзер 7 ай тула, китәбез, китәбез дип ята торгач. Әле дә ничек дип әйтеп булмый китүне. Без киткәнче, эшләр җиңеләйгәч, килеп китә алмассызмы икән. Икмәкләр уңдымы? Колхоз эшчеләргә аван­сы бирәме, юкмы? Әнкәем, булган мөмкинлекләр белән тормышны алып барырга тырыш инде. Көз дә җитә бит, гомер дә үтеп тора. 5 ай­дан ел тула. Гомер булса, бер туган илгә кайтырбыз, алла бирса. Го­мер булмаса, алла белә. Үзебезне теләсә нинди уйлар белән күңелне юатып гомер үткәреп ятабыз. Хат­ны бик начар, кыска яздым. Хушы­гыз, сау булыгыз. Сагынып хат язу­чы Хәертдинов Хәйдәр. Хат язганда үзегез белән күреп сөйләшеп утыр­ган кебек булам.

(Ямансы) Сагынычлы хат башы. 11.VIII-1943

Сезки бүген илдә яшәүче кадерледән-кадерле әниемә. Без­ки Армия сафында хезмәт итүче улың Хәйдәрдән бик сагынып, бик күп сәламнәр озатам. Шулай ук туганнарым Хәйдәргалигә, Гайнелгыйлемгә, Мәрзиягә, Мөслимәгә абыегыз, туганыгыз Хәйдәрдән күп сәлам. Туганнары­ма, кардәшләремә аермыйча күп сәлам. Ярый, сәлам тәмам, сүзгә күчәм. Ярый, туганнарым, сезнең 24 июльдә салган хатыгызны 7 августта алган идем. Хат сала ал­маган идем. Бүген сезгә хат са­лам. Әнкәй, үзең яздырган хатыңа иде. Яңгыр көнне дә яздым дигән идең. Аны алып укыдым. Карточка төштем. Тагы киткәнче алып булыр микән, белмим. Иртәгә 12 август кичке сәгать алтыда Ижевск лаге­реннан чыгып китәбез фронтка. Янәдән хат салырга туры киләчәк. Хуш, сау-бәхетле булыгыз.

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев