Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Солдат егетләр сәлам юллый

Мөслим егетләре, матур үрнәк күрсәтеп, илебезнең төрле почмакларында хезмәт итәләр. Райондашыбыз Ришат Идиятуллин да, мәктәпне тәмамлагач ук, армиягә алына. Кечкенәдән үк машина җене кагылган егет сынатмый.

Бүгенге көндә ул Новосибирск шәһәренең ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Сынау кырына машина белән ракеталар урнаштыру - аның төп бурычы. Йөзләгән чакрымнар ераклыкта булса да, Ришат Мөслимне онытмый. Аның социаль челтәрдә теркәлгән битендә дә Мөслим күренешләре урын алган. Шушы көннәрдә редакциягә шигырь дә юллаган солдат егетебез. Сагыну катыш соклану хисләре белән язылган әлеге шигырьдә аның туган җиргә мәхәббәте аермачык чагыла.

Текә таудан чана шуган чаклар,

Су буенда уйнап йөргәнем.

Искә төшә, шундый сагындырып,

Самими һәм ихлас көлгәнем...

Вакыт уза икән, без үсәбез,

Кайтмый кабат узган шул еллар...

Безне көтә хәзер яңа тормыш,

Яңа сынау, озын, зур юллар...

Түрешем, туган авылым,

Кадерле син күңелгә.

Синсез авыр ерак җирдә,

Ә уемда син генә.

Серле, матур урманнарың,

Болыннарың, чишмәләр...

Балачагым синдә үтте,

Сине кемнәр кадерләр?!

Юксынамын, балачакны

Булса иде кайтарып...

Бигрәк матур булган икән

Сагындыра яшь вакыт!

Ришат әти-әнисенә, туганнарына, барлык мөслимлеләргә дә кайнар сәламнәр юллаган. 9 декабрьдә кайтырга чыгасын да искәрткән. Без райондашыбызның исән-сау Мөслимебезгә әйләнеп кайтуын телибез!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X