Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы ике көндә Мөслимдә 4 балага кискен респиратор авыру диагнозы куелган

Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 44 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Инсульт булган бер ир-ат Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылган. Эш вакытында циркульгә эләгеп, бармакларын өздергән райондашыбыз шулай ук кичектергесез ярдәм алу өчен кала хастаханәсенә җибәрелгән. Көнкүрештә тән җәрәхәте алган 5 кешегә беренче ярдәм күрсәтелгән....

Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 44 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Инсульт булган бер ир-ат Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылган. Эш вакытында циркульгә эләгеп, бармакларын өздергән райондашыбыз шулай ук кичектергесез ярдәм алу өчен кала хастаханәсенә җибәрелгән. Көнкүрештә тән җәрәхәте алган 5 кешегә беренче ярдәм күрсәтелгән. Сабыйлар арасында кискен респиратор авыруы артуын да хәбәр итәләр. 4 балага ОРВ диагнозы куелган. Табиблар гриппка каршы тору өчен вакытында прививка ясату кирәклеген искәртә. Бүгенге көндә 2800 райондашыбызга әлеге төр вакцина ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама