Мөслим-информ

Соңгы өч көндә 22 мөслимле югары кан басымы белән ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать иткән

Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 85 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуның 22се - югары кан басымы, 7се - эчләре авыртып фельдшерларны чакырган.

Салкын тиеп - 7, бөер авыртып - 5, инсульт белән - 1, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәһәтләре белән - 19, йөрәк авыртып - 2, талпан кадалып 1 кеше ашыгыч ярдәм номерын җыйган. 5 кеше дәвалану өчен хастаханәгә салынган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: