Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы юлга елап озаттык

Ул Мөслим җиренә аяк басуының беренче көнендә үк Матбугат үзәгенә килде. Төс-кыяфәте, тыйнаклыгы, ипле сөйләме белән шунда ук әсир итте. 

– Түбән Кама якларыннан мин, Габделкәрим хәзрәт булам. Мөслимдә төзелүче “Җәмигъ” мәчетенә имам-хатыйб итеп чакырдылар... 
Гадәттә җирлеккә кем дә булса килә икән, артыннан ук диярлек аның ниндирәк кеше булуы турында хәбәр дә “иярә”. “Габделкәрим хәзрәтне Ташлык авылы халкы елап озаткан икән, бер дә үзләреннән җибәрәселәре килмәгән” дигән сүзләр дә озак көттермәде. Шулай елап озатырлык булгач, бик яхшы кеше булгандыр, дип уйладык ул вакытта. 
Күңеле ачык иде аның: беренче очрашуда ук үзе турында шактый мәгълүмат бирде. Габделкәрим хәзрәтнең төп чыгышы Минзәлә районы Аю авылыннан булуын да, Алабуга дәүләт педагогия университетында укыган елларында, мәчеткә йөреп, дин гыйлеменә өйрәнүен дә белдек. Кызыл дипломлы белгеч Түбән Кама мөхтәсибәтендә “Рисалә” мәдрәсәсендә тәрбияче була. 2005 елдан дин өлкәсендәге эшчәнлеге Түбән Кама шәһәрендә дәвам итә – “Җәмигъ” мәчетендә кичке курсларда укыта, балалар өчен тәрбия чаралары оештыру өчен дә җаваплы була. 2013 елдан районның Ташлык авылында имам-хатыйб вазыйфасын башкара... 
Гомеренең шуннан соңгы еллары Мөслим белән бәйле. Гадилеге, гыйлемле, һәркемгә ачык һәм тәрбияле булуы белән тиз арада халыкның тирән хөрмәтен казанды ул. Килүенең беренче көннәреннән үк эшкә чумды. Ул килгәндә “Җәмигъ” мәчете төзелеше бара гына иде әле. Оештыру эшләре белән дә шактый йөрергә туры килде аңа. Бер үк вакытта ислам динен таратуда актив эш җәелдерде: хатын-кызлар, ир-атлар һәм балаларны дин гыйлеменә өйрәтте, зур-зур залларны әсир итерлек вәгазьләр укыды, төрле очрашуларга йөрде, дини бәйрәмнәр оештырды. Мөселман кардәшләребезне республикакүләм бәйгеләргә әзерләде, нәтиҗәдә мөслимлеләр күп кенә җиңүләр яулады. 
2017 елның маенда, районның имам-мөхтәсибе итеп сайланганнан соң, Габделкәрим хәзрәт Моратовка район мәчетләренең һәм имам-хатыйбларның эшчәнлеген контрольдә тоту кебек тагын да җаваплырак вазыйфа йөкләнде. Мөхтәсиб хәл итәсе мәсьәләләрне имам-хатыйблар белән җыелышып киңәшләште, аларны бер максатка туплый алды. Имамнарның гыйлемен арттыруны кайгыртты. Үзе дә, Россия ислам университетында укып, бакыйлыкка күчәренә бер көн кала гына магистр эшен яклады. Кайда гына чыгыш ясаса да, үз фикерен өздереп әйтте, теге яки бу мәсьәләгә карата мөнәсәбәтен белдерде. Районның рухи-әхлакый үсеш программасын әзерләгәндә мөхтәсибәтнең эш концепциясен тәкьдим итте. 
Хәзрәтнең беренче көнне үк Матбугат үзәгенә килүе дә юкка түгел иде. Дәгъватчы буларак халыкны Аллаһы Тәгаләнең хак юлына, ягъни ислам диненә чакыруда массакүләм мәгълүмат чараларының зур мөнбәр булуын яхшы аңлый иде ул. Мөслим радиосында атна саен чыгучы “Җомга” тапшыруларында вәгазьләр сөйләде (аның соңгылары, аерым бер цикл булып, ахирәт тормышына әзерләнү турында иде), радио фондында тыңлап туймаслык күпме вәгазе калды. “Авыл утлары” газетасына язмалар бирде, телевидениедә чыгыш ясады. Газетада чыгып килүче “Ислам” сәхифәсен гел аның белән киңәшләшеп әзерләдек. Бер вакытта да “вакытым юк” димәде, үтенечне җавапсыз калдырмады. Шул ук вакытта Мөслим мөхтәсибәте газетасын чыгаруны җайга салды, Түбән Камада чыгучы “Догалы өй” газетасы белән дә элемтәсен өзмәде. Кыскасы, фани дөньяда 36 ел яшәү дәверендә барысына да өлгерергә, мөмкин кадәр күбрәк эшләп калырга тырышты Габделкәрим хәзрәт. Балаларга да, яшьләргә һәм олыларга да күркәм тәрбия бирергә омтылды. Ул үзенең югары әхлагы белән дә күпләргә үрнәк булды. 
15 февраль көнне юл фаҗигасендә Моратов Габделкәрим Мөнир улының гомере өзелде. Мөслимнең сөекле улына әйләнгән хәзрәтнең үлеме район халкын гына түгел, республика мөселманнарын да тетрәндерде. Хәзрәтнең сөекле хатыны – тол, нәсел дәвамчылары булган алты улы ятим калды. Адәм баласының дәрәҗәсе җеназасында күренә, диләр. Минзәлә районы Аю авылына Габделкәрим хәзрәт белән хушлашырга килүчеләрнең исәбе юк иде. Соңгы юлга аны елап озаттылар. 

Әлфинур 
Ногманова 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев