Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңга калмагыз!

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе хәбәр итә: 2012нче елның 29 июнендәге 97-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә 2021нче елның 1 гыйнварыннан алдан билгеләнгән керемгә бердәм салым (ЕНВД) рәвешендәге салым салу системасы кулланылмаячак. 

Киләсе календарь елдан УСНга күчәргә теләгән оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр бу хакта оешма яисә шәхси эшмәкәрнең яшәү урыны буенча салым органына хәбәр итәргә тиеш. Моны УСНга күчәргә теләгән календарь ел алдыннан килүче календарь елның 31 декабреннән дә соңга калмый эшләргә кирәк (Кодексның 346 маддәсенең 1 пункты). Димәк 2021нче елның 1 гыйнварыннан УСНга күчәргә теләүчеләр бу хакта 2020нче елның 31 декабреннән дә соңга калмый хәбәр итәргә тиеш. 
УСНга күчү турындагы белдерү 26.2-1 санлы форма (КНД 1150001) буенча бирелә. Ул Россия Федераль салым хезмәтенең ММВ-7-3/829@ санлы (02.11.2012) боерыгы белән расланган. Белдерү кәгазен шәхсән яисә вәкил аша, почта аша заказлы хат белән яисә ТКС буенча квалификацияләнгән электрон имза белән электрон формада, шул исәптән “Шәхси эшмәкәр салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисы аша җибәрергә мөмкин. 
Н. Гыйләҗиева, инспекция җитәкчесе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев