Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңга калмасаң, күбрәк аласың

Белгәнегезчә, быел авыл җирендә яшәүчеләр пенсияләренә сизелерлек өстәмә ала башлады. Авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким булмаган стажга ия, авылда даими яшәүче һәм эшләмәүче пенсионерларның картлык яисә инвалидлык буенча иминият пенсиясенең билгеләнгән түләвенә 25 процент өстәмә каралган.

Иминият пенсиясенең билгеләнгән түләвенә өстәмә Россия хөкүмәте раслаган эшләр, производстволар, һөнәрләр, вазыйфалар, белгечлекләр исемлегендәге белгечлекләр буенча эшләгән пенсионерларга түләнә. Әлеге исемлеккә колхоз-совхозларда, крестьян-фермер хуҗалыкларында, авыл хуҗалыгы кооперативларында, артельләрдә һәм төп эшчәнлеге авыл хуҗалыгы булган башка оешмаларда үсемлекчелек, терлекчелек, балыкчылык буенча эшләр кергән. Пенсионерның кабат исәп-хисап ясау өчен өстәмә документлары булса, ул аларны түләү эше буенча Пенсия фондына тапшыра ала. Пенсионер 2019нчы елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать итсә, кабат исәпләү 2019нчы елның 1 гыйнварыннан башкарылачак. Инде 2020нче елның гыйнварында мөрәҗәгать иткән очракта кабат исәпләү алдагы айдан, ягъни 2020нче елның 1 февраленнән башкарыла.

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X