Мөслим-информ

Соң инде, соң...

Ул көнне дә Рәфил өенә эчеп кайтты. Декрет ялында утырган хатынын, кечкенә улын, өйдәге җылы ашларны да ул күптән инде сәрхүш дусларына алмаштырган иде. Үгетләп тә, үтенеп тә карады Алсу. Ләкин файдасы гына булмады. Көтеп алган малайлары туган хөрмәткә “тәпи юулар” балага ике яшь тулгач та дәвам итте әле.

Хәер, Рәфил малаен бер дә “көтеп алган сабыем” димәс иде. Озак еллар очрашып йөргән күрше авыл кызы, берни әйтми, аңлатмый араларны өзеп, шәһәр егетенә кияүгә чыккач, Рәфил тотты да авылдаш кызына өйләнде. Ипле, сабыр һәм кулы бар эшкә дә яткан кыз Рәфилнең әти-әнисенә ошаса да, ир күңеленә генә ятып бетмәде. Башта үзен ташлап китү ачысын кимсенү тойгысы алыштырды, яңадан ул хис тоташ сагышларга һәм сагынуга әйләнде. Рәфилнең эштән соң өйгә кайтасы килмәгән вакытлары күп иде...

– Гаепләнүче Исмәгыйлев, булган вакыйгаларга тукталып, сез нәрсә әйтер идегез?!
Хөкемдарның соравы Рәфилне телсез-сүзсез калдырды. Авыз ачып сүз әйтергә теләсә дә, теле аны тыңламады. Теш алдырыр алдыннан укол ясаткан кешенеке кебек авызы катып калган диярсең, залдагыларны гаҗәпкә калдырып, мөгрәгән авазлар чыгарды да, башын түбән иеп, күзләрен бер ноктага төбәде.
Әйтмәде түгел, әйтте бит әнисе! Әтисе дә төпле киңәшләрен бер генә мәртәбә бирмәде. “Алтынга тиң хатын эләкте бит үзеңә! Ник гаиләңнең кадерен белмисең?!” Бу сүзләрне колагына да элмәгән Рәфил аларның мәгънәсен гүя менә хәзер генә аңлады. Әйе шул, нигә кулга килеп кергән бәхет кошын ычкындырырга азаплана соң әле ир?! Аның җавапсыз мәхәббәте өчен Алсу гаеплеме, әллә улы Шамилме? Шушы хәл булмаса, үзен хөрмәт итеп яшәгән якыннарының кадерен белмәс идемени соң ул?!
– Рәфил Исмәгыйлев, сезнең дәшмәвегезне ничек кабул итәргә?! 
Зал уртасында эленеп калган сорауга җавап бирәсе дә, сине бораулап караган күзләр арасыннан тизрәк чыгып китәсе иде... Мәхкәмә залындагы дәүләт гаепләүчесе дә, дәүләт яклаучысы да, хөкемдар, хәтта шаһит буларак чакырылган ике күрше дә Рәфилгә нәфрәтләнеп карыйлардыр төсле тоелды. Рәфил булган вакыйганы сөйләп бирә алмады. Дөресрәге, калтырап чыккан тавышыннан сүз боткасы гына ясады. Дәүләт гаепләүчесе вакыйгаларга үзе тукталды:
– 2020нче елның 12 ноябрь кичендә, 21 сәгать 30 минутта, Рәфил Фәһем улы Исмәгыйлев үз йортының аш-су бүлмәсендә килеп чыккан җәнҗал вакытында уң кулы белән тормыш иптәшен буа башлый. Сул кулы белән зыян күрүченең кул бармакларын каера. Шул рәвешле Алсу Исмәгыйлеваның сәламәтлегенә зыян салмаган физик авырту барлыкка килә. Гаепләнүченең гамәлләрендә РФ Җинаять кодексының 116.1 маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре бар. Суд утырышында зыян күрүче хөкем ителүченең китерелгән зыянны каплавын, ягъни гафу үтенүен исәпкә алып, аны җинаять җаваплылыгына тартмауларын сорады, эшне туктатуларын үтенде, – диде дәүләт яклаучысы. 
Дәүләт гаепләүчесе Исмәгыйлевкә карата җинаять эшен туктатуга каршы килде. Аның фикеренчә, һәр кеше үз гамәлләре өчен җавап тотарга тиеш. Бигрәк тә закон каршында.
...Вакыйга булган көнне Рәфил, гадәттәгечә, өенә эчеп кайтты. “Кайда йөрдең?” дигән гади генә сорауга ачуы килеп, ир хатынын буа башлады. Әнисен якларга теләпме, әллә өйдәге хәлләрне күреп яшәгәнгәме, “Әти какай”, – дигән улына да эләкте ул көнне. Сабыйның битенә сугып җибәргәндә баласының агарган йөзенә дә игътибар итмәде Рәфил. Улы өчен курыккан әнисе ашыгыч ярдәм бүлегенә һәм бер уңайдан район эчке эшләр бүлегенә шалтыратты...
– Ни дисәләр дә, Рәфил – улымның әтисе. Мин аның рәшәткә артында утыруын теләмим. Безнең килешүебезне исәпкә алып, эшне туктатсагыз иде... 
Алсуның сүзләре хөкемдарның да күңелен йомшартты кебек. Карашын читкә борган хөкемдар яшь кенә килеш нужа шулпасын шактый эчәргә өлгергән хатынны жәлләп куйды. 
Язмыш кешеләрне кайда гына йөртми дә кемнәр белән генә очраштырмый.
– РФ Җинаять кодексының 116.1 маддәсе буенча бу җинаять эше шәхси гаепләү эше дип санала һәм ул зыян күрүченең гаризасы буенча гына кузгатылырга мөмкин. Суд әлеге эшне РФ Җинаять кодексының 116.1 маддәсе буенча, Алсу Исмәгыйлева һәм Рәфил Исмәгыйлевнең гаризалары нигезендә, ике якның килешүен исәпкә алып, җинаять эшен туктатырга кирәк дип саный.
Бәян ителгәннәр нигезендә һәм РФ ҖКның 20, 25, 254 маддәләренә таянып, РФ Җинаять кодексының 76 маддәсе нигезендә, суд эшне туктатырга дигән карар чыгарды. Карар чыгарылган көннән соң 10 тәүлек эчендә ТР Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин...
Рәфилнең колагында Алсуның: “Ни дисәләр дә, ул – улымның әтисе. Мин аның рәшәткә артында утыруын теләмим”, – дигән сүзләре озак яңгырап торды. Бүгеннән ир-егет яңа тормыш башлаячак, хатыны, улы белән. Соңармаска гына кирәк, соңармаска! Ләкин Рәфил үзенең ялгышларын соң аңлаган иде шул. Рәшәткә артында утыруын теләмәгән кебек Алсу Рәфил белән бергә яшәргә дә теләми иде инде... Соң иде инде...
Исемнәр үзгәртеп бирелде.

 

Лилия Шәймиева.

Фото - Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: