Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соң булсада, уң булсын

2018 нче елның 27 декабрендәге 513-ФЗ санлы Федераль закон белән РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 31.8 һәм 32.2 маддәләренә үзгәрешләр кертелгән иде. Шулар нигезендә юл йөрү кагыйдәләренең кайберләрен бозган өчен билгеләнгән штрафның яртысын түләүдә 20 көнлек вакытны торгызу мөмкинлеге каралган.

Сүз заказлы хат белән җибәрелгән административ штраф билгеләү турындагы карарның копиясе адресатка карар чыкканнан соң 20 көн үткәч килү турында бара. Административ җаваплылыкка тартылган затның гаризасы буенча күрсәтелгән срок судья, карар чыгарган орган яисә вазыйфадагы зат тарафыннан торгызыла ала. Гаризаны кире кагу турындагы карар белән риза булмыйча РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 30 бүлегендә билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә шикаять бирергә мөмкин.Федераль закон 2019 нчы елның 7 гыйнварында үз көченә керде.

Район прокуратурасы.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район прокуратурасы