Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнгатькә гашыйк Равил

Равил Тимкин - Лениногорск музыка-сәнгать педагогия училищесын тәмамлаган белгеч. Бүген ул туган якны өйрәнү музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли. Бу вазыйфада аның уку йортында алган белеме дә, тумыштан бирелгән сәләте дә тулысынча ачыла. - Равил - өметле яшь белгеч. Җирлек тарихын өйрәнүгә, аны райондашларыбызга, музейга килүче кунакларга җиткерүгә зур өлеш...

Равил Тимкин - Лениногорск музыка-сәнгать педагогия училищесын тәмамлаган белгеч. Бүген ул туган якны өйрәнү музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли. Бу вазыйфада аның уку йортында алган белеме дә, тумыштан бирелгән сәләте дә тулысынча ачыла.

- Равил - өметле яшь белгеч. Җирлек тарихын өйрәнүгә, аны райондашларыбызга, музейга килүче кунакларга җиткерүгә зур өлеш кертә. Хезмәтенә җаваплы карый, - диләр аның турында хезмәттәшләре. Равил рәссам гына түгел, район мәдәният йорты каршында эшләүче халык театрының иң оста артистларының берсе дә әле. Р. Сабырның "Абага алмасы ачы була" драмасында - Комарик, К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлары"нда Мәхдүм рольләрен башкарган Равилгә "Идел-йорт" регионара халык театрлары фестивале жюрие тарафыннан югары бәя бирелде. "Режиссерлык сәләте дә бар Равилның", - ди үзе дә сәхнәгә гашыйк музей директоры Синара Яббарова. Равил җирлегебездә үткән төрле чара-бәйрәмнәрдә дә актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X