Мөслим-информ

Сәнгать мәктәбендә Фәнис Абдуллинның иҗат кичәсе үтте

Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәнгать мәктәбенең лаеклы ялдагы укытучысы, гармунчы, музыкант, баянчы, фольклорчы якташыбыз Фәнис Абдуллинның иҗатына багышланган кичә үтте.

Кичәне халык уен кораллары бүлеге укытучылары оештырды. Бу матур чарага сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары, әти-әниләре, "Сүнмәс дәрт" ветраннар ансамбле членнары, Фәнис Абдуллинның иҗатташ дуслары чакырылган иде. Очрашу бик күңелле, матур үтте. Кичә чыгышлар, концерт номерлары белән үрелеп барды, Фәнис Абдуллин башкаруында тальян, баян моңнары яңгырады, үзе иҗат иткән җырлар башкарылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: