Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнгать мәктәбе укучылары өлкәннәрне хөрмәтләде

Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылыры Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортының иң көтеп алынган кунаклары.

Биредә тәрбияләнүче өлкәннәр белән еш очраша алар. Бөек Җиңү көне алдыннан укучылар һәм укытучылар интернатта яшәүчеләрне бәйрәм белән котларга теләк белдереп, алдан әзерлек эшләрен күрделәр. Рәсем сәнгате бүлеге укучылары матур бәйрәм открыткалары ясадылар, халык уен кораллары бүлеге укучылары бәйрәм концерты әзерләделәр. Тамашачылар һәр музыкантның чыгышын алкошларга күмделәр. Балалар баянда, балалайкада, домрада бик матур һәм оста итеп уйнап күрсәттеләр. Ахырдан, истәлекле фотога төштеләр һәм әби-бабайларга күчтәнәчләр биреп калдырдылар. Интерната яшәүчеләр сәнгать мәктәбе коллективына һәм укучыларга бик зур рәхмәтләрен белдерделәр, укуларында ,тормышларында уңышлар теләп калдылар, дип хәбәр итәләр снгать мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев