Мөслим-информ

Сәнгать мәктәбе укучыларының чираттагы җиңүе

Чистай шәhәрендә «Камская мозаика» XX Республикакүләм фестиваль-конкурс үтте. Анда Мөслим сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары катнашты.

Александра Бабанова II дәрәҗә, Айнур Госманов III дәрәҗә лауреат, Алсу Шәяхмәтова, Рамил Габдрахманов, Диләрә Нәҗмиева дипломант булдылар. Балаларның укытучылары Дилбәр Салихҗанова, Азия Заhидуллина, Филүзә Шарипова рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: