Мөслим-информ

Сәнгать мәктәбе укучылары "Сандугач сайрар илем" фестивалендә катнашты

7-8 февральдә "Ландыш" сәламәтләндерү лагерендә "Сандугач сайрар илем" исемле XХ регионара балачак фестивале үтте.

Анда "нәфис сүз" hәм "сәнгать иҗаты" номинацияләрендә Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары Инзилә Вәлиева (укытучысы Илшат Ибрагимов), Рената Борhанова (укытучысы Гөлназ Талипова), театр сәнгате бүлеге укучысы Адилә Ханнанова (укытучысы Илмира Гәрәева) катнаштылар. Кызлар уңышлы чыгыш ясап, фестиваль футболкалары, китаплар hәм диплом белән бүләкләнделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: