Мөслим-информ

Сәнгать мәктәбе укучылары "Рухият" фонды бүләкләренә лаек булды

"Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү лагерендә "Рухият" фонды оештырган "Сандугач сайрар илем" исемле XХ регионара балачак фестиваленең вокал номинациясе буенча чираттагы туры үтте.

Анда Мөслим сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучылары Гүзәл Зиннурова (укытучысы - Мөршидә Әхмәтҗанова), Гүзәл Замалова (укытучысы - Гөлназ Йосыпова) катнашты. Безнең кызларыбыз, уңышлы чыгыш ясап, диплом hәм фестиваль бүләкләренә лаек булдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: