Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнгать мәктәбе укучылары Мөслим буйлап экскурсиягә чыкты

Балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучылары уку белән бер рәттән, бүлектә укучы балаларга һәр вакыт күңел ачу чаралары да оештыралар. Мөслимебез матурланды, сәяхәт кылыр урыннар артты. Шуны истә тотып, 15 сентябрь көнне район үзәгендәге яңа гына сафка баскан Җәмигъ мәчетенә экскурсия оештырдылар, дип яза безгә Мөслим сәнгать мәктәбеннән Эльза Хисамиева.

Мәчеттә намаз уку, дини мәҗлесләр үткәрү бүлмәләре, балалар һәм зурлар өчен оештырылган уку заллары белән таныштылар, Коръән аятьләре, вәгазьләр тыңладылар. Соңыннан балалар хәзрәтләргә үзләрен кызыксындырган дингә кагылышлы сорауларга, эчтәлекле җаваплар алдылар.

Аннары укучылар универсаль спорт залына юнәлделәр, тренажерларда шөгыльләнделәр, спортчыларның күнегүләр үткәрә торган бүлмәләрне карап шаккаттылар. Экскурсия бик файдалы һәм кызыклы үтте, балаларга да, укытучыларга да бик ошады. Республикабызның иң ерак чигендә урнашкан авыл хуҗалыгы районында шундый заманча объектлар булуы белән кем генә горурланмый икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев