Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнгать мәктәбе пианистлары республикада танылу алды

20 февраль көнне Яр Чаллы сәнгать колледжында пианистларның регионара конкурсы үтте. Анда якын-тирә шәhәр hәм районнардан 50 дән артык музыкант катнашты. Югары уку йортларында белем бирүче әйдәүче укытучылардан торган профессионал жюри чыгыш ясаган баланың техник осталык дәрәҗәсен, фразировка, үзен сәхнәдә профессиналь артистларча тоту культурасын, башкарган әсәрен тыңлаучыга тулы дәрәҗәдә җиткерә...

20 февраль көнне Яр Чаллы сәнгать колледжында пианистларның регионара конкурсы үтте. Анда якын-тирә шәhәр hәм районнардан 50 дән артык музыкант катнашты. Югары уку йортларында белем бирүче әйдәүче укытучылардан торган профессионал жюри чыгыш ясаган баланың техник осталык дәрәҗәсен, фразировка, үзен сәхнәдә профессиналь артистларча тоту культурасын, башкарган әсәрен тыңлаучыга тулы дәрәҗәдә җиткерә белүен бик җентекләп бәяләде. Сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлегендә шөгыльләнүче Язилә Кыямова II дәрәҗә лауреат булды (укытучысы Румия Деникаева). Эльвина Хафизова, Александра Булатова, Лиана Бәдретдинова (укытучылары Филүзә Шәрипова), Регина Вәлиева (укытучысы Розалия Хабибуллина) дипломант булдылар. Румия Деникаева белән Филүзә Шәрипова оештыру комитетының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев