Мөслим-информ

Сәнгать мәктәбе 200 мең сумлык грант отты

Мөслим сәнгать мәктәбендә кече яшьтәге балаларга эстетик тәрбия бирү буенча әзерлек төркеме эшли. Бу төркемдә 4 яшьтән 6 яшькә кадәр балалар атнага ике тапкыр курайда уйнау, рәсем, бию һәм театр сәнгате буенча шөгыльләнәләр.

Сәнгать мәктәбе республика хөкүмәте тарафыннан оештырылган конкурсларда даими катнашып тора. Быел да, муниципаль мәдәният учреждениеләренең ижади коллективларына ярдәм итү максатында Татарстан Республикасы хөкүмәте оештырган проектта катнашып, 200 мең сумлык грант оттылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: