Мөслим-информ

Ә синең снегоход тәртиптәме?

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе боерыгы нигезендә 19 гыйнвардан 20 февральгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Снегоход-2015" операциясе бара.

  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш

Әлеге операция нигезендә барлык снегоходларның, мотовездеходларның, квадроциклларның теркәлү документлары, теркәү номерлары, йөртүченең "А1" категорияле тракторчы-машинист таныклыгының булу-булмавы, техниканың 2015 елда техник күзәтү узуы тикшереләчәк. Теркәлү мәсьәләләрен хәл итү, ел саен узучы техник күзәтү үтү һәм тракторчы-машинист таныклыгы алу (алыштыру) өчен ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Мөслимдәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Теркәү һәм машиналарны техник күзәтү уздыру кагыйдәләрен бозган өчен Россия Федерациясе законында каралган штраф санкцияләре кулланылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: