Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Смотр-конкурста беренче урынны Иске Карамалы авыл җирлеге алды

Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Яшьнәп яшә, жырлы халкым" исемле район смотр-бәйгесенең йомгаклау концерты узды. Концертта 18 авыл җирлегеннән 500 гә якын кеше катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынга Иске Карамалы авыл җирлеге коллективы лаек булды. Аларга район мәдәният бүлегенең беренче дәрәҗә дипломы һәм 20 000 сумлык сертификаты тапшырылды. Икенче урынны яулаган...

Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Яшьнәп яшә, жырлы халкым" исемле район смотр-бәйгесенең йомгаклау концерты узды. Концертта 18 авыл җирлегеннән 500 гә якын кеше катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынга Иске Карамалы авыл җирлеге коллективы лаек булды. Аларга район мәдәният бүлегенең беренче дәрәҗә дипломы һәм 20 000 сумлык сертификаты тапшырылды. Икенче урынны яулаган Метрәй авыл җирлеге коллективына - икенче дәрәҗә диплом һәм 18 000 сумлык сертификат, Яңа Усы авыл җирлеге коллективына шулай ук диплом һәм 16 000 сумлык сертификат бирелде. "Уңышлы чыгыш ясаучы" номинациясендә Мәлләтамак, Тугаш һәм Тойгелде авыл җирлекләре коллективлары мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларына һәм 10 000 сумлык сертификатларга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама