Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Смартфон ярдәм итә

Хәзер Россия Пенсия фондындагы шәхси счет торышы турындагы мәгълүматны, эш бирүче иминият взносларын күчергәнме-юкмы икәнен белү, шулай ук кабул итүгә язылу, кирәкле белешмәләргә һәм документларга заявка бирү бик җайлы эшләнә.

Чөнки дәүләт хезмәтләре һәм Россия Пенсия фонды сервисларына смартфоннан да кереп була. Бүгенге эпидемиологик шартларда бу бик актуаль. iOS һәм Android  платформалары өчен булган Россия Пенсия фонды кушымтасы мобиль җиһазлардан файдаланучыларга Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта бирелгән төп функцияләрдән файдаланырга мөмкинлек бирә. 
Кушымта пенсионерлар һәм пенсиягә хокукларын әле генә формалаштыручы кешеләр өчен дә кирәкле. Кушымтага керү өчен дүрт урынлы пин-код язарга һәм дәүләт хезмәтләре порталындагы расланган исәп язмасы ярдәмендә авторизация үтәргә кирәк. Гадиләштерелгән яисә стандарт исәп язмасын күпфункцияле үзәктә яисә пенсия бүлегендә раслатырга була. Алга таба шул пин-код белән керәсе. Кушымта ярдәмендә кабул итүгә язылырга, белешмә, документларга заявка бирергә, пенсия калькуляторыннан файдаланып, булачак пенсияңнең шартлы күләмен белергә һ. б. була. 
Авторизациядән соң шәхси счет торышы, билгеләнгән пенсия күләме, башка социаль түләүләр һ. б. турында белергә мөмкин.
Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев