Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әсма Госманова: Мөслим чәкчәге белән чәй эчеп кайттым

- Мин үзем 45 елдан артык Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Ә туган ягым - гүзәл Мөслимемне искә алмаган көнем бар микән? Үзебез яшь чакта олыларның "Туган җир, туган йорт картайгач бигрәк сагындыра, юксындыра икән", дигән сүзләрен үзем өлкәнәйгәч кенә аңладым.

Шәһәрдә көзге ярминкәләр башлануын ишетеп белә идек. Без дә барып карарга булдык. Сәүдә урынына килсәм, үзебезнең мөслимлеләр гөрләтеп сату итеп ята икән. Терлек ите, ашлык, бал, ысланган, тозланган, каз түшкәләре - барысы да бар.

Бик матур каршы алдылар, үзләренең товарларын тәкъдим итеп, алган кешегә пакетка салып яисә төреп үк җибәрәләр. Үзем дә "Хәмәдишин" фермер хуҗалыгының ысланган казын алдым. Якташларым һәр кешене кайнар чәй, коймак, чәкчәктән авыз итәргә дә чакырдылар. Без дә Мөслим күчтәнәчләре белән чәй эчтек. Туган яктан күптәннән җепләрем өзелгән булса да, якташларым күрсәткән хөрмәттән соң, туган йортыма кайтып килгән кебек тойдым. Бу хатым аша шәһәр халкына шундый матур хезмәт күрсәткән авыл хезмәтчәннәренә, барлык мөслимлеләргә рәхмәтләремне юллыйм.

Әсма Госманова. Яр Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев