Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә сәләтле балалар фестивале узды

Сәләтлеләрне юкка гына “йолдыз кебек балкый” дип әйтмиләрдер. Мөслимебез күгендә йөзләгән йолдыз бергә кабынганда аларның яктысы бөтен галәмне җылытыр төсле.

 

Район мәдәният йорты сәләтле балаларны бергә җыйды. “Мөслим йолдызлары” фестиваленә килгән тамашачы сокланып, тын да алмый укучыларыбызның чыгышларын карады.

Район мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелгән егет-кызларга яшьтәшләре дә ак көнләшү белән карады бу көнне. Шулай булмыйча соң! Ел дәвамында фән, сәнгать, спорт һәм башка өлкәләрдә уңышка ирешкән, танылу алган укучыларыбызны район башлыгы Рамил Муллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов тәбрик итте, аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Йолдызлар яңгырын хәтерләткән фестиваль республика югарылыгында оештырылган иде. “Асса” төркеменең “Космос” биюе тамашачыны галактикага ияртеп алып менде. Ә анда йолдызлар тагын да яктырак яна, нурлары ныграк балкый...

Иң элек профориентация юнәлешендәге конкурсларда, мәктәп һәм район тормышында үткәрелгән чараларда актив булган укучылар сәхнәгә менде. Алар – дөньякүләм үткәрелүче WordSkills конкурсында катнашып, призер булган аграр көллият студентлары Алия Галәветдинова, Ленар Латыйпов, волонтерлар Ләйсән Мәгъданова, Динар Шәймөхәммәтов, Рәмилә Сәламова, Рафаэль Шәйгәрданов, Эльвина Әхмәтҗанова, Ислам Шәеховны, укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итү максатында уздырылган проектлар конкурсы җиңүчесе Гөлназ Җәлилова (Мөслим урта мәктәбе укучысы).

Чарада тәкъдим ителгән видеосюжетны бер генә кеше дә күз яшьләрсез карый алмагандыр. “Ул – янәшәдә...” исемле социаль ролик тирә-юнебездәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга игътибарны арттырырга чакыра иде. Метрәй башлангыч мәктәбе әзерләгән видеороликның җиңүчесе – Шамил Гыйзетдинов. Үз күзләре белән дөньяны күрә алмаган бертуган абыйсы дуслары ярдәмендә барысын да күрә, тоя. Аның иреннәренә, йөзендә балкыган елмаю һәркемне әсир итте, күңелләрне айкады. Шамилне пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева тәбрик итте, планшет бүләк итте.

“Дөрес туклану” проектында катнашып җиңү яулаган Раил Солтанов, Илназ Садриев, Риназ Шадрин, Рифат Идиятуллин, Ксения Абдреева, Азилә Нәҗипова, Адилә Низамова, Азалия Хәйретдинова, Ангелина Легофеева да сәхнә түрендә хөрмәтләнде.

Киләчәгебез – тырыш, максатчан һәм сәламәт яшьләр кулында. Районыбызның танылып килүче спортчылар да шул фикердә. Алар елдан-ел югарырак үрләр яулый. Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки бүген районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Денис Хәкимов, Ислам Хәсәнов, Руслан Сөләйманов, Булат Фәхруллин, Рөстәм Шакирҗанов, Илһам Бариев, Әмир Миңлегалиев, Илнур Кәримов, Мөслим лицееның 9 А классы, Айнур Хәкимов, Айнур Җәлилов, Роман Игошев, Нурислам Шәйхуллин, Максим Попов, Виктория Жаркова – Мөслимебезне республика күләмендә танытучы йолдызлар.

2018 ел районда Сәламәтлек елы дип игълан ителде. Сәламәтлегебезне ныгыту өчен тәнәфесләрдә физкультминутлар ясап алу мәктәпләрдә генә түгел, оешма-предприятиеләрдә дә матур традициягә әйләнеп килә. Фестивальдә катнашучылар да, тамашачылар да бу традициядән читтә калмады – бергәләп гимнастика ясап алдылар. Аннары Мөслим урта мәктәбе, Күбәк, лицей, Баланлы, Яңа Усы, Сал, Мухан, Рус Шуган мәктәпләренең спорт коллективлары, иҗади конкурсларда катнашып җиңү яулаган егет-кызлар хөрмәтләнде.

Укучылардан соң сәхнәгә гаиләдә бала тәрбияләүгә җитди әһәмият биргән, сабыйлары үзләренең уңышлары белән даими сөендереп торган гаиләләр күтәрелде. Мөслим гимназиясеннән Хуҗиннар, Гәрәевләр, Низамовлар; Рус Шуган мәктәбеннән Басориннар; Күбәк мәктәбеннән Сибаевлар, Хөрмәтуллиннар, Нәҗмиевлар; Олы Чакмактан Гариповлар; лицейдан Муллагалиевлар, Петровлар; Тат. Бүләрдән Вәҗетдиновлар, Мирзаяновлар, Мирсәяповлар; Мөслим урта мәктәбеннән Фәттаховлар, Светляковлар, Гыйләҗевлар, Хановлар гаиләләре, 5 б классының әти-әниләр комитеты башкаларга үрнәк итеп куелды.

Районыбыз укучылары үзләрен күп төрле юнәлешләрдә сыный. Фәнни-гамәли конференцияләрдә, фестивальләр-бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган укучылар 29 иде. Иң ахырдан фән олимпиадаларының республика турында һәм халыкара фән олимпиадаларында җиңү яулаган, призлы урыннар алган укучылар хөрмәтләнде. Мари Бүләр мәктәбе укучысы Диана Нуриева, гимназиядән Айгөл Фәхертдинова, Миләүшә Зыязова, Эльвина Шамукаева, Зөфәр Мөҗипов, лицейдан Кулшэн Гулиева, Виктория Фазиыйлова, Мәдинә Морзаханова, Алсу Харисова, Диана Солтанова, Рафаэль Хуҗин, Әмәкәйдән Айрат Шамс, Алсу Шәйхразиева, Мөслим урта мәктәбеннән Юлия Исәнбаеваны район башлыгы Рамил Муллин котлады.

– Олимпиадаларга әзерләнү укучыдан да, укытучыдан да зур көч һәм сабырлык сорый. Хезмәтнең нәтиҗәсе – укучыларыбызның җиңүе. Гомумән, кайсы гына өлкәне алма, спортмы ул, мәдәниятме, фәнни-эзләнү эшләреме, укучыларыбыз уңышлары белән сөендерә. Сәләтле балаларга бай булган җирлегебездә бүген меңләгән йолдыз балкый. Аларның һәрберсе кадерле безгә. Балаларыбыз киләчәктә дә уңышлары белән сөендерерләр, дип ышанам, – диде Рамил Муллин.

Меңләгән йолдыз арасында иң якты янучыларына “Мөслим йолдызы – 2018” статуэткасы бирелде. Алар – Рафаэль Шәйгәрданов, Динар Шәймөхәммәтов, Гүзәл Зиннурова, Рөстәм Шакирҗанов, Илнур Кәримов, Айнур Җәлилов, Диана Солтанова, Лаурита Кудряшова, Айсылу Әсәдуллина, Зөфәр Мөҗипов, Эльвина Шамукаева, Айрат Шамс һәм Тимур Кондратьев. “Ел укучысы – 2018” номинациясендә Алисә Вәҗетдинова – III дәрәҗә, Айрат Әсәдуллин II дәрәҗә дипломга лаек булды. Гимназиянең 10 класс укучысы Айгөл Фәхертдинова ел укучысы дип танылды һәм акчалата премия, “Ел укучысы” статуэткасы, диплом белән бүләкләнде.

“Без – бергә!” республика конкурсының беренче һәм икенче дәрәҗә лауреатлары булган “Сәйлән”, “Йолдыз” бию ансамбльләре (Мөслим урта мәктәбе), “Әмәкәй егетләре” вокаль ансамбле, Мөслим урта мәктәбенең кызлар вокаль ансамбле чыгышлары фестивальне тагын да ямьләде. “Мөслим йолдызлары” фестиваленнән бер генә укучы да бүләксез китмәде. Ел дәвамында тырышып укыган, сәләтле һәм белемле, үҗәт һәм өлгер балалар хезмәтләренең җимешләрен татыды.

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөслим йолдызлары