Мөслим-информ

Сәламәтлек үзебез өчен кирәк

Моннан алты ел элек башланып киткән массакүләм диспансерлаштыруга ияләшеп беттек диярлек. Беренче елларда халыкны поликлиникаларга китерү шактый авырлык тудырса да, соңгы елларда бу эш җайланып бара кебек.

“Сәламәтлек саклау” илкүләм милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” федераль проекты да зур максатларны күздә тота. Әйтик, диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүе узучы халык санын елдан-ел арттыра бару планлаштырыла. Быел халыкның – 41,8 процентына, 2021 елда – 45, 2024 елда 70 процентына елга бер мәртәбәдән дә ким булмаган тикшерүләр уздыру фаразлана. Диспансерлаштыруга ярдәм итүче карарлар да чыгып кына тора. Узган ел РФ Хезмәт кодексына өстәлгән 185.1 маддә нигезендә диспансерлаштыру үтүче эшчеләргә аерым гарантияләр каралган. Диспансерлаштыру үткәндә эшче-хезмәткәрләр бер көнгә эштән азат ителә, эш урыны һәм уртача хезмәт хакы саклана. Эштән азат ителүгә гариза язарга, азат ителү көнен эш бирүче белән килешергә кирәк. 
Тагын бер яңалык: агымдагы елның икенче яртыеллыгыннан башлап, 40 яше тулганнар һәм аннан өлкәнрәкләр диспансерлаштыруны ел саен узачак. Ә 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге гражданнар диспансерлаштыруны өч елга бер тапкыр үтәргә тиеш. Алар калган ике елда профилактик тикшерелү узачаклар. Әлеге үзгәрешләр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә кертелде. 
– Дөрес аңларга кирәк: әлеге үзгәрешләр һич тә медицина учреждениеләренә җиткерелгән планнарны үтәтү өчен дә түгел, ниндидер саннар артыннан куу да түгел. Беренче чиратта, халыкның сәламәтлеген кайгырту, йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш кебек авыруларны иртә стадиядә ачыклап, аларны нәтиҗәле дәвалау һәм гомер озынлыгын арттыру. Поликлиникага чакырганда райондашлар авырыксынмасын иде. Сәламәтлек кешенең үзе өчен кирәк, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов. 
Быел диспансерлаштыру кысаларында 72 кешедә – йөрәк-кан тамырлары авырулары, 9 кешедә яман шеш авыруы ачыкланган. Алар диспансерлаштыруның икенче этабына – куелган диагнозны ачыклау максатында алга таба тикшерелү өчен диагностика үзәкләренә, клиникаларга җибәрелгән. (Тикшерелү һәм дәвалау мәҗбүри медицина иминиятләве кысаларында үткәрелә). Моннан тыш табиблар шактый кешедә гәүдә авырлыгының артык булуын, каннарында холестерин күләменең күп булуын да әйтә. 
“Демография” илкүләм милли проектының бер юнәлеше булган “Өлкән буын” проекты кысаларында 65 яшьтән өлкән гражданнарга диспансерлаштыру да бара. 
– Диспансерлаштыру беренче чиратта ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә уздырыла. 2 сентябрьдән башлап, поликлиникага 140лап кеше алып киленде. Крәш. Шуран, Тойгелде, Михайловка авыл җирлекләренә кергән авылларда яшәүче өлкәннәр тикшерелү узды инде. Бу көннәрдә Түбән Табын якларыннан киләләр. “Өлкән буын” проекты киләсе елларда да дәвам итәчәк, – ди Рамил Морзаханов. 
Шуңа күрә моңа ниндидер кампания дип кенә карарга да, диспансерлаштыру табиблар өчен кирәк дип фикер йөртергә дә ярамый. Ил җитәкчелеге олы яшьтәге гражданнарның актив һәм сәламәт тормыш чорын озынайту максатын күздә тота. 
Әлфинур НОГМАНОВА.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: