Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлек саклау өлкәсендә ел дәвамында нинди эшләр башкарылган?

Ел төгәлләнергә санаулы гына көннәр калды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә ел дәвамында нинди эшләр башкарылуы турында район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Рамил Әзһәрович, узып баручы елны сәламәтлек саклау системасында кадрлар составы яңару, яшәрү елы дип бәяләргә буламы?

- Хактан да шулай дияргә нигез бар. Бүгенге көндә хастаханәдә 268 хезмәткәр эшли. 44 табибыбыз бар. Шуларның унҗидесе (38 процент) - 35 яшькә кадәрге белгечләр, унтугызына (43 процент) 35-55 яшь. 55 яшьтән өлкәннәр категориясенә керүче, ягъни пенсия яшендәге сигез (18 процент) табиб эшли. Сәламәтлек саклау өлкәсендә соңгы елларда кадрлар мәсьәләсенең уңай якка үзгәрешендә "Земский доктор" дәүләт программасының ярдәме зур булды, дияр идем. Программа гамәлгә куелган 2012 елдан бирле район үзәк хастаханәсенә 26 белгеч эшкә урнашты. Табибларның өчесе, килешүдә билгеләнгән 5 ел срокны эшләгәннән соң, башка урыннарга күчте. Берсе, килешүне өзеп, программада каралган финанс средстволарын кире кайтарды. Бер белгеч армия хезмәтенә алыну сәбәпле, эштән китте. Шул рәвешле бүгенге көндә 21 "миллионер" яшь табиб халыкка медицина хезмәте күрсәтү системасында эшләвен дәвам итә. Шуның дүртесе килешүдә билгеләнгән 5 елны тутырып эшли. Бу көздә хастаханәгә эшкә кайткан өч табиб "Земский доктор" программасына керергә исәп тота. 2014 елда эшкә урнашкан бер белгечебез ТР министрлар кабинетының 120 нче санлы (25.02.2014 ел) карары кысаларында 500 мең сум күләмендә грантка дәгъва кыла.

- Медицина хезмәткәрләре белем һәм квалификация күтәрү курсларында укуын дәвам итә, дип беләбез.

- Әйе, әлеге курсларның мөһимлеген аңлыйбыз. Дәвалау технологияләре камилләшә бара, тармак югары технологияләргә нигезләнгән заманча аппаратура һәм җиһазлар белән кораллана. Мондый шартларда белем күтәрү курсларының роле зур, әлбәттә. 2017 елда табибларыбыз - 52 тапкыр, урта медицина персоналы 187 тапкыр махсус курсларда булып, һөнәри осталыкларын арттырып кайттылар.

- Рамил Әзһәрович, медицина хезмәткәрләренең эш хаклары да артты, дип ишеттек.

- 1 октябрьдән хезмәт хакларыбыз артты. Безнең учреждение буенча уртача айлык хезмәт хакы бүген 23,3 мең сум тәшкил итә. Аерым алганда табибларның уртача хезмәт хакы - 36,9 мең сум, урта персоналныкы - 22 мең, санитаркаларныкы 12,3 мең сум тәшкил итә. Киләсе елның 1 февраленнән хезмәт хакларының кабат артуы көтелә.

- Рамил Әзһәрович, дәвалау-профилактика эшчәнлегенә тукталсагыз иде.

- Авыруларны дәвалауга караганда булдырмау мөһимлеген исбатлап торасы юк. Бу - аксиома. Шул максатта агымдагы елда да флюорография үткәрүгә игътибар бирелде. Әлеге тикшерүне 11 мең кеше узды. 2013 елдан бирле үткәрелүче диспансерлаштыруга быел билгеле бер яшьтәге 3 мең 700дән артык райондашыбыз тартылды. Диспансерлаштыру кысаларында 1235 хатын-кыз маммография үтте, 680 хатын-кыз - җенес органнары авыруларына, 889 ир-ат простата авыруларына, 1920 кеше ашказаны-эчәк авыруларына тикшерелде. Нәтиҗәдә 611 кеше төрле патологияләр белән диспансерлаштыруның икенче этабына җибәрелде. 17 кешедә - яман шеш, 124 кешедә эндокрин системалар авырулары, 8 кешедә - шикәр диабеты, 58 райондашыбызда тын юллары чирләре ачыкланды. 64 кешедә - ашкайнату органнары авырулары, 260 кешедә сидек юллары авырулары, 64 хатын-кызда күкрәк бизләре дисплазиясе, 48 кешедә мәни бизләре гиперплазиясе табылды. Моннан тыш 1848 кеше (шул исәптән балалар да) график нигезендә комплекслы профилактик тикшерүләр узды.

- Соңгы елларда авыруларга югары технологияле дәвалау-медицина хезмәте күрсәтү юнәлешендә күп эшләнә. Мөслимлеләр бу җәһәттән нинди мөмкинлекләрдән файдалана?

- Ел дәвамында стационарда тәүлек әйләнәсе 3 меңгә якын, көндезге стационарда 1900дән артык кеше дәваланып чыкты. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыру һәм мөрәҗәгатьләр буенча 7 мең тапкыр диярлек урыннарга чыкты.

Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә йөз белән борылдык. Җиһазларны модернизацияләү һәм маршрутлаштыруны үзгәртү бәрабәренә авыруларны махсуслашкан үзәкләргә җибәрү арта. Агымдагы елда, мәсәлән, кискен коронар синдромлы 17 пациент Яр Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме больницасының кардиореанимация бүлегенә илттек. Аларның 12сенә догоспитальный тромболизис үткәрелде. Баш мие кан әйләнеше кискен бозылган һәм транзитор ишемик атака күзтелгән 59 пациент кан тамырлары үзәгенә җибәрелде. сосудистый центр. Әлеге патология буенча безнең район, быелдан башлап, Әлмәт районы үзәк хастаханәсенә беркетелде.

Болардан тыш 13 райондашыбыз Яр Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме больницасына озатылды, 11 бала Кама балалар медицина үзәгенә күчерелде. Махсуслашкан үзәкләрдә дәвалау кирәк булган авыруларның 176сы санитар транспорт ярдәмендә күчерелде. Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүче 31 кешегә кардиохирургия бүлекләрендә коронароангиография үткәрелде. Шул исәптән 20сенә стент куелды, 2 авыруга орто-коронар шунтирование үткәрелде, 2 кешегә электрокардиостимулятор-имплант урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X