Мөслим-информ

Сәламәтлек кыйммәткә төшә

Социаль пакетмы яки акчамы? Бу сорауны бигрәк тә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр еш бирәдер. Көзгә аяк атлау белән табиблар участокларына беркетелгән инвалидлар арасында аңлату эшләре алып бара.

– Бик күпләр, акчага кызыгып, социаль пакетлар җыелмасыннан баш тарта. Авырулары кискенләшеп, кыйммәтле дарулар кирәк булгач кына безгә мөрәҗәгать итә башлыйлар. Ул чакта инде вакыт узган була. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланучыларга исә кирәкле дару-препаратлар юнәтү күпкә җиңелрәк һәм отышлырак, – ди район үзәк хакстаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов.

Социаль пакет ул – социаль хезмәтләр җыелмасы. Бүгенге көндә аның гомуми суммасы 1121 сум 42 тиен тәшкил итә. Шуның 863 сум 75 тиене – даруларга, 133 сум 62 тиене – санитар-курорт дәвалануына, 124 сум 05 тиене – дәвалану урынына бару һәм кайту өчен электричка яки шәһәрара транспортта бушлай йөрүгә.

Районда ташламага ия 2178 кеше исәпләнә. Сентябрь ае башына аларның 1282се акчалата компенсация алуны өстенрәк күргән.

– Акчалата компенсациядән баш тартып, дарулар белән тәэмин итүне кире кайтару турында гариза язучылар, узган ел белән чагыштырганда, 13 кешегә арткан, – ди РФ Пенсия Фондының район бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева. – Ташламага ия инвалидлар 2020 елда социаль пакет яки акча алулары турындагы карарны 1 октябрьгә кадәр хәл итәргә тиеш. Бу уңайдан өстәмә мәгълүматларны бүлеккә 074 телефоны буенча шалтыратып белешергә мөмкин.

Шунысы сөендерә: федераль бюджет хисабына бушлай дарулар белән тәэмин итү программасыннан канәгать райондашларыбыз аз түгел.  

– Табиблар миндә начар чир таптылар. Миңа дарулар өчен генә дә аена җиде мең сумнан артык акча кирәк. Дәүләт ярдәме булмаса, бу кадәр акчаны берничек тә җиткереп булмас иде. Шулай булгач, соцпакетның файдасы бик зур. Дарулар гына вакытында кайтсын иде. Күп вакыт даруханәгә кабат-кабат барырга туры килә. Дару кайтуын  берәр ничек авыруларга хәбәр итү юлын тапсыннар иде, – ди икенче ел онкологик авыру белән көрәшүче райондашыбыз.

Табиблардан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, онкологик авыруларны дәвалау өчен аена биш мең сумнан алып 800 мең сумга кадәр акча кирәк. Ләкин кеше ныклап авырып китмичә, даруларга шулкадәр акча түгәргә туры киләчәге турында уйлап карамый. Янәсе, күктәге торнага ышанганчы, кулдагы чыпчыкны гына ычкындырмаска!

– Миндә хроник чир. Дарулар өчен моңарчы акча җитеп килде. Кеше күзенә карап урын өстендә ятмыйм бит әле дип, узган ел соцпакеттан баш тарткан идем, үкенеп бетә алмадым. Чөнки быел чирем көчәеп китте. Бушлай даруларны кайтарту исәбе белән гариза яздым менә. Кыйммәтле даруларны бушка алып булганда, кулланып калырга кирәк. Ләкин гаризаны бүген язсам да, даруларны бушка киләсе елның 1 гыйнварыннан гына алырга мөмкин икән, – диде район пенсия фонды бүлегеннән чыгып килүче өлкән яшьтәге Сафия апа.

Әйе, гариза кабул ителгәннән соң өч ай үткәч кенә үз көченә керә һәм кабул ителгән карар ел дәвамында үз көчендә була. Социаль пакетка ия булучыларның күпчелеге бюджет хисабына дарулар белән тәэмин итү программасыннан да канәгать, ташламалы препаратлар саны артуына да шат. Ләкин халыкны бер нәрсә борчый – табиблар бушлай дару өчен рецепт язып бирергә ашыкмый һәм даруханәләрдә кирәкле дарулар һәрвакыт булмый икән. Бу проблемалар да хәл ителсен иде, билгеле.

Тулаем алганда, социаль пакетлар җыелмасыннан файдалану бик отышлы. Соцпакеттан файдаланучылар саны күбрәк булган саен программаны финанслау да артуын онытмаска кирәк. Акчасы булгач, даруханәләргә ташламалы дарулар да күбрәк кайта, санаторийларга юлламалар да җитәрлек булачак, дигән сүз. Кайбер авыруларны дәвалау бик кыйммәткә төшә. Бу категориягә онкология, йөрәк-кан тамырлары авырулары керә. Ә чир сорап килми. Бүген ул – миндә, иртәгә синдә булырга мөмкин. Кыйммәтле дарулар кесәңә сукмасын дисәң, соцпакеттан баш тартма!

Лилия Шәймиева.

Фото-Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: