Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәт буын кирәк!

Мөслимдәге "Кояшкай" балалар бакчасында район балалар поликлиникасы педиатры Мәдинә Сәлимова, шәфкать туташы Гүзәл Шәйхиева һәм "Кояшкай" балалар бакчасының шәфкать туташы Зөлфия Зиннурова сабыйларның сәламәтлеген тикшерде. Медицина күзәтүе нәтиҗәләреннән чыгып, ата-аналарга киңәшләр бирелде, махсус белгечләргә күренү өчен юлламалар тапшырылды.

Мөслим урта мәктәбенең 9а һәм 9б сыйныфы укучылары "Электр энергиясенә - сак караш!" исемле акция кысаларында Мөслимнең чистарту корылмаларында экскурсиядә булдылар. "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте җитәкчесе Рамил Хафизов укучыларны оешманың эшчәнлеге белән таныштырды, табигать ресурсларын һәм электр энергиясен сак куллануның әһәмиятен оешма мисалында аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев