Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәт булыйм дисәң...

Күз күремен яхшырту өчен *Кишерне вак угычтан чыгарып, күрәгә, 1 әфлисун, 1 чәй кашыгы каймак кушып болгаталар. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр ашыйлар.

Күз күремен яхшырту өчен
*Кишерне вак угычтан чыгарып, күрәгә, 1 әфлисун, 1 чәй кашыгы каймак кушып болгаталар. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр ашыйлар.
*Петрушка тамыры белән лимонны иттарткычтан чыгаралар, 1 аш кашыгы бал кушалар. Көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан 1 әр чәй кашыгы кабул итәләр.
Гомерне озайту өчен
Бу эликсир иммунитетны ныгыта, канны, кан тамырларын чистарта, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, организмны яшәртә.
3 литрлы банкага 2 аш кашыгы канлы үлән (чистотел), иттарткычтан чыгарылган 3 данә чи кызыл чөгендер, 2 стакан үрдерелгән бодай, ярты стакан шикәр һәм 3 арыш ипиенең катысын салалар. Барысы да күмелгәнче су өстиләр. Банканың авызын марля белән каплап, 1 атнага әчергә куялар. Әзер булгач сөзеп, иртәнге, төшке һәм кичке аш алдыннан эчәләр.
Ютәлдән
Кәбестә согына бал кушып болгаталар. Көнгә 5-6 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабул итәләр. Катнашманы балаларга да бирергә ярый.
Баланың тәне бозылса
Тигез күләмдә шәраб серкәсе һәм көнбагыш мае алып болгаталар. Шуны проблемалы урынга сөртәләр.
Пешкән урынны дәвалау өчен
*Алоэ яфрагын иттарткычтан чыгарып согын сыгалар. Шуны зыян күргән урынга сөртәләр.
*Күмерне яхшылап изәләр һәм пешкән урынга сибәләр.
*1 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы каймак һәм 1 йомырка сарысы алып болгаталар. Катнашманы янган урынга сөртеп, бәйләп куялар.
Бөердә таш булганда
40 г туралган суганны, 0,5 литр аракыга салып, 1 атна төнәтәләр. Көнгә берничә мәртәбә 1әр чәй кашыгы кабул итәләр, артыннан су эчәләр.
Хәтерне яхшырту өчен
1 стакан уылган кишер, туралган ярты баш суган һәм 100 г креветкадан салат ясыйлар. Шуны көн саен төшке аш вакытында яки кич ашыйлар.

“АШЫГЫЧ ЯРДӘМ” газетасыннан.
 Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев