Әсхыядан – гөмбәле бәрәңге
Гөмбәдән әзерләнгән ризыкны кем генә яратмый икән?! Сезгә райондашыбыз Әсхыя Талибуллинадан гөмбә белән әзерләнгән бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: уртача зурлыктагы биш бәрәңге, бер баш суган, ике тырнак сарымсак, 350 грамм гөмбә, кыздыру өчен көнбагыш мае, тәменчә тоз һәм борыч.
Әзерләү тәртибе. Кызган табага көнбагыш мае салабыз. Кызган май өстенә бәрәңгене саламлап турап салабыз. Гөмбәләрне урталай бүләбез, суганны ярымбоҗра формасында нечкә итеп турыйбыз. Бәрәңгене алтынсу төскә кергәнче кыздырырга кирәк. (Әлеге рецепт буенча бәрәңгене әйләндерергә кирәк түгел). Кызарган бәрәңге өстенә суган белән гөмбәне салабыз да яхшылап болгатабыз. Өстенә тоз, борыч сибәбез. Биш минут чамасы узгач, ризыкка сытылган сарымсак өстибез һәм тулысынча әзер булганчы кыздырабыз. Гөмбәле бәрәңгене табынга тозлы кыяр яки тозлы кәбестә белән биргәндә аеруча тәмле булачак.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев